Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Җан дустым бул»
исполнителя Анвар Нургалиев.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Юк, алдымнан барма син дускаем
Яратмыймын ияреп йөрергә.
Бик арттан да калма, кирәкмәс,
Кыен булыр юлны күрергә.

Җан дустым бул, янәшәмнән атла
Уртак булсын кайгы-шатлыклар.
Яшьлегебез сөенеп бергә үтте,
Бергә үтсен иде картлыклар.

Абынсак та, бергә абынырбыз
Сөенсәк тә бергә сөеник.
Кирәк булса соңгы телемне дә,
Бер уйламый уртак бүлешик.

Другие песни исполнителя:

  • Җимешем 1. Кояш булып балкып кердең син минем күңелемә, Инде ничә еллар без синең белән икәү бергә. Җитәкләшеп тормыш көтәбез, сынауларын бергә үтәбез, Иңне-иңгә куеп, гомер юлын бергә узабыз. Рәхмәт сиңа улыбыз өчен! Рәхмәт җаным кызыбыз өчен! Рәхмәтлемен сиңа шул тиклем! Рәхмәт сиңа минем җимешем! 2. Буйга куып җитте инде безне балалар. Насыйп итсен ходай аларга да бәхет-шатлыклар! Җитәкләшеп тормыш көтәбез, сынауларын бергә үтәбез, Иңне-иңгә куеп, гомер юлын бергә узабыз. Рәхмәт сиңа улыбыз өчен! Рәхмәт җаным кызыбыз өчен! Рәхмәтлемен сиңа шул тиклем! Рәхмәт сиңа минем җимешем! 3. Тормыш булгач, булгандыр инде төрле чаклары да. Сабыр була белдек тиң-язмыш безне сынаганда. Җитәкләшеп тормыш көтәбез, сынауларын бергә үтәбез, Иңне-иңгә куеп, гомер юлын бергә узабыз. Рәхмәт сиңа улыбыз өчен! Рәхмәт җаным кызыбыз өчен! Рәхмәтлемен сиңа шул тиклем! Рәхмәт сиңа минем җимешем!