Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Наз тэме»
исполнителя Анвар Нургалиев.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Текст песни не найден. Добавить?
Мы платим за добавление текста. Вам нужно авторизоваться, чтобы мы смогли вам заплатить
Отмена

Другие песни исполнителя:

  • Музыка: Ильдар Шарипов Слова: Азат Фазлыахметов Гомерләрне бирә ходай сынар өчен, Кайгыларны бирәдер ул чыдар өчен. Татысыннар, диеп, бердәмлекнең көчен, Туганнарны биргәндер ул шуның өчен. Туганлыкның хисләренә тап төшмәсен, Йөрәк авыр сүзләр ишетеп өшемәсен, Кара мәче араларны хич кисмәсен, Күңел суыртырлык ачы җилләре исмәсен. Синең белән без икебез бертуганнар, Бер атаның, бер ананың балалары. Бердәм булыйк татулыкта, бергә яшик, Суынмасын туганлыкның аралары. Туганлыкның хисләренә тап төшмәсен, Йөрәк авыр сүзләр ишетеп өшемәсен, Кара мәче араларны хич кисмәсен, Күңел суыртырлык ачы җилләре исмәсен.
  • Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар, Күңелләргә кергән көз моңы. Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар, Дөнья мәшәкате өй тулы. Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә. Тик кайгылар белән түләмә. Соңлап кына килгән газиз яр, Күз яшьләрем генә булып кал. «Алда әле безнең сөю таңы», — диеп, Өметләндермәче, гүзәлем. Нигә кирәк инде, соңлап килгән бәхет. Түзә алмас кебек йөрәгем. Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, Тик кайгылар, белән түләмә. Соңлап кына килгән газиз яр, Күз яшьләрем генә булып кал. Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып, Ул сөюем сүнде, атылды. Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк: «Йә, Ходаем, бирче сабырлык». Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, Тик кайгылар белән түләмә. Соңлап кына килгән газиз яр, Күз яшьләрем генә булып кал
  • Җимешем 1. Кояш булып балкып кердең син минем күңелемә, Инде ничә еллар без синең белән икәү бергә. Җитәкләшеп тормыш көтәбез, сынауларын бергә үтәбез, Иңне-иңгә куеп, гомер юлын бергә узабыз. Рәхмәт сиңа улыбыз өчен! Рәхмәт җаным кызыбыз өчен! Рәхмәтлемен сиңа шул тиклем! Рәхмәт сиңа минем җимешем! 2. Буйга куып җитте инде безне балалар. Насыйп итсен ходай аларга да бәхет-шатлыклар! Җитәкләшеп тормыш көтәбез, сынауларын бергә үтәбез, Иңне-иңгә куеп, гомер юлын бергә узабыз. Рәхмәт сиңа улыбыз өчен! Рәхмәт җаным кызыбыз өчен! Рәхмәтлемен сиңа шул тиклем! Рәхмәт сиңа минем җимешем! 3. Тормыш булгач, булгандыр инде төрле чаклары да. Сабыр була белдек тиң-язмыш безне сынаганда. Җитәкләшеп тормыш көтәбез, сынауларын бергә үтәбез, Иңне-иңгә куеп, гомер юлын бергә узабыз. Рәхмәт сиңа улыбыз өчен! Рәхмәт җаным кызыбыз өчен! Рәхмәтлемен сиңа шул тиклем! Рәхмәт сиңа минем җимешем!