Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Без бергэ»
исполнителя Elvin Grey.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Һәр кешенең үз хыялы
Кабатланмас үз язмышы
Ләкин йөрәк җылы көтә
Ялгыз яшәп булмый җирдә
Мин үз юлымны сайладым
Аны сезгә багышладым
Соңгы сулышыма хәтле
Мин сезнеке, сез минеке
Источник text-pesni.com

Без бергә, без бергә
Без бергә мәңгегә

Гомер үтә гомер чаба
Кеше китә моңнар кала
Үзгәрә меңгә дөньясы
Тик килә бит ышанасы
Бездән соң да моңнар яшәр
Йөрәкләрне бергә бәйләр
Буыннардан буыннарга
Кабатланыр балаларда

Без бергә, без бергә
Без бергә мәңгегә

Другие песни исполнителя:

  • Бәхет дигән серле бер кош Яши, диләр, читлектә. Җиде йозакка бикләнгән, Ачып булмый, ничек тә. К-та: Бәхетемнең йозагы, Җидәү генә бит әле! Җиде сәгатьтә ачмасам, Җиде көн бар бит әле! 2.Бәхетне нигә соң Ходай Читлекләргә качырган? Һәр кеше бит хыяллана Читлекләрне ачырга. К-та: Бәхетемнең йозагы, Җидәү генә бит әле! Җиде көндә ачалмасам, Җиде төн бар бит әле! 3.Алтын түгел, көмеш түгел Бәхетнең читлекләре. Читлек кулда, ләкин читен Кошына җитүләре! Ҡ-та: Бәхетемнең йозагы, Җидәү генә бит әле! Җиде төндә ачалмасам, Җиде ай бар бит әле! 4. Бәхет читлекләрен бер көн, Эх, бер ачасы иде! Бәхет кошын рәхәтләнеп, Тотып кочасы иде! Пр-в: Бәхетемнең йозагы, Җидәү генә бит әле! Җиде айда ачалмасам, Җиде ел бар бит әле! Эх, ачылмый бит әле! Йозагы уш китмәле! Җиде көндә ачалмасам, Җиде төн бар бит әле! Эх, ачылмай шул әле!