Төнге урамнардан эзләдем мин,
Илереп томаннардан күзләдем.
Кара төндә шәүләң абайладым,
Ак төндә сүндердем шәмнәрем.
Куш-та: Ул ак төннәр, онтылмаслык төннәр,
Тансык булып калды күңелдә.
Керфек какмый синең кочагыңда,
Әзермен мин сүзсез эрергә...
Озак көттек без бу очрашуны,
Алдан белеп булмый бит язмышны.
Ак төн җиргә канатларын җәйде,
Ике кайнар йөрәк кавышты.
Ак төннәрдә биргән вәгъдәләрне,
Кара төндә яңадан кабатлыйм.
Кара сөрмә тарткан ак төнем!,-дип,
Син генә бит өзелеп яраттың.