Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Югалган хыял»
исполнителя Оксана Ильюп.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Бер хыялым артка чиккән кебек.
Әллә чынлап, әллә тоелды.
Ыгы-зыгы җәтмәләрен җиңеп чыгалмадым,
Җиңә алмадым - шундый җәй булды:

2. Далаларда шашкан давыл төсле
Бер котырды жаным, бер тынды.
Нәзек талга охшап шыксыз җилдә, давылларда
Хәлсезләнеп сынды, сыгылды...

3. Күңел төймәләрен ычкындырып
Басып торам синең алдыңда.
Саф зөбәрҗәт күзле җәем кача - мин читендә,
Мин читендә никтер калдым ла.

4. Берәү, икәү... Берәү, икәү, өчәү.... -
Бер калыпка көннәр салына.
Җанны ачып алҗып басып торам яланаяк, Басып торам хыял алдында...

Другие песни исполнителя:

  • Em Am C G Ботенлейгэ инде еракларга Em Am G Am Пар аккошлар киткэн бу кулдэн Am D G Мин де китэм инде шул якларга карап C H7 Em Тик укенмэм миэен, укенмем. Мин дэ китэм, иркэм, шул якларга Коймэлэрдэ ялгын йозергэ. Арымас микэн кулым, талмас микэн кулым Ишкэклэрне ялгыз ишкэндэ? Ул да минем кебек саргаймасын Гузэл кошым минем, аккошым. Аннан башка бэхетем ярты гына минем Ничек итеп аны онытасы?
  • Гитара кыллары О.Ильюп көе һәм сүзләре 1.Ерак юллар сине чакырдылар (Em) Өлгермәдем "сау бул" диергә. (Am) Өлгермәдем инде соңгы тапкыр (C) Күзләреңне синең күрергә. (Am H7) К-та: Яшьле күзләремне сөртә-сөртә ( Am C) Эзләдем мин синең юлларны. (D G) Күңлем әрнүләрен баса белә бары (Am C G) Гитарамның көмеш кыллары. (Am H7 Em) 2.Эзләреңне күкнең тамчылары Күз яшьләре булып юдылар. Тик җырларың йөрәгемдә тирән Эзләр булып мәңге калдылар. 3.Гитарамны назлап бармакларым Кылларына китә кагылып. Ялгызлыктан түгел тугры йөрәк, Синсезлектән ярсый ярылып.
  • Нишләп икән... (О.Ильюп көе һәм сүзләре) 1.Нишләп икән синсез Бардым урманнарга? Таң калыплар анда Җилне тыңладым... Син янымда түгел Икәнеңне аңлап, Ничек җилдә Иңрәп сынмадым... 2.Иңдем микән шулчак Сары сагышларга? Сине эзләп-эзләп, Юлың тапмадым. Тик барыбер карлы, Салкын урманнарда Җил артыннан Алга атладым. 3.Таныш җилем, үксеп, Шыксыз әче көен Йөрәгемә хәнҗәр Булып кадады. Ә мин язын чыгып Урман ырымыннан, Яланнарда Чәчкә аталдым!
  • Син җил кебек О.Ильюп сүзләре һәм көе 1. Син җил кебек. (Em) Өмет биреп (C) Сулышларың чәчләремә китә тиеп. (Am H7) Син җил кебек: (Em) Назлы исүләрең ләззәт, (C) Иркәлисең шуны белеп. (Am H7) Кушымта: Син җил кебек, син җил кебек - (Em) Әкрен генә назлы исеп (G) Йөрәгемне кабызасың (D) Иреннәргә саксыз тиеп. (H7) Син җил кебек. (Em) 2. Син җил кебек. Өмет биреп Иреннәрең битләремә китә тиеп. Син җил кебек. Җылы сафлыгыңнан эрим, Иркәлисең шуны сизеп, анык сизеп. 3. Син җил кебек. Син җил кебек. Тын тотыла әйтсәң әгәр сөям диеп. Син җил кебек. Күкрәгемне тутырасың. Күкрәгемдә урнашкансың дөп-дөп тибеп.