Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Талбишек»
исполнителя Оксана Ильюп.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Am Dm E
Бездә бишек әллә ничек
F G C E7
Талдан-җырдан үрелә.
F G Em Am
Җырлы бишек, җылы бишек
Dm E
Эленә өй түренә

Кушымта:

Am Dm
Ничек җырламасын бишек,
G C
Сөн талларыннан үр дә?
F Dm
Талбишектә үстем мин дә,
E
Сизелмимени бер дә?

Җырлый бишек, елый бишек,
Җырлый, елый, моңлана
Әллә бишек, әллә инде
Бишектә яткан бала.

Сеңгәндер ул талбишеккә
Әнкәмнең моңнары да.
Шулайдыр шул, талбишекнең
Юк шуңа тынганы да.

Другие песни исполнителя:

  • Гитара кыллары О.Ильюп көе һәм сүзләре 1.Ерак юллар сине чакырдылар (Em) Өлгермәдем "сау бул" диергә. (Am) Өлгермәдем инде соңгы тапкыр (C) Күзләреңне синең күрергә. (Am H7) К-та: Яшьле күзләремне сөртә-сөртә ( Am C) Эзләдем мин синең юлларны. (D G) Күңлем әрнүләрен баса белә бары (Am C G) Гитарамның көмеш кыллары. (Am H7 Em) 2.Эзләреңне күкнең тамчылары Күз яшьләре булып юдылар. Тик җырларың йөрәгемдә тирән Эзләр булып мәңге калдылар. 3.Гитарамны назлап бармакларым Кылларына китә кагылып. Ялгызлыктан түгел тугры йөрәк, Синсезлектән ярсый ярылып.
  • C Am Хатларыңны алам, юксынудан янам, Fm G Мин сине хаманда, өзелеп яратам, C Кайт инде кайт җаным, Am Газаплама юкка. Fm G Яндырма көйдермә, түзәр хәл юк башка. Припев: C Am Аңла йөрәгемне, тыңла йөрәгемне, Dm G C G Үтенәм ялварам, каршы килмә инде. C Am Кагыл йөземдәге, кайнар яшьләремә, Dm G C Синсез мәгънә дә юк, җирдә яшәвемдә. C Am Күпме вакыт узды, инде аерылганга, Fm G Хәзер башка берәү, тора яннарыңда, C Мин сине аңлармын, Am Хәтта кичерермен, Fm G Тик нишләтергә соң, янган йөрәгемне? Припев: C Am Аңла йөрәгемне, тыңла йөрәгемне, Dm G C G Үтенәм ялварам, каршы килмә инде. C Am Кагыл йөземдәге, кайнар яшьләремә, Dm G C Синсез мәгънә дә юк, җирдә яшәвемдә.
  • 1.Сагынасың микән минем кебек? Кемдә икән бүген уйларың? Кемне икән назлап җылыталар Син сирпегән алтын нурларың? П-в: Кемнәр икән, тәмен татыйм диеп, Иренеңә саксыз үрелә? Хыялыңда кемнәр? Кемдә уең? Сагынасың микән мине дә? 2.Кемнәр икән, язгы карлар кебек, Карашыңнан эреп көл булган? Нинди сылу, бәхетеннән шашып, Куеныңда сыенып төн кунган? 3.Гүзәл микән, синең елмаюны Кояш яктысына тиңләүче? Бар дөньяңа үлеп гашыйк булып Алсу таңга сине димләүче.