Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Бер момкинчелек»
исполнителя Оксана Ильюп.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Текст песни не найден. Добавить?
Мы платим за добавление текста. Вам нужно авторизоваться, чтобы мы смогли вам заплатить
Отмена

Другие песни исполнителя:

  • 1.Сагынасың микән минем кебек? Кемдә икән бүген уйларың? Кемне икән назлап җылыталар Син сирпегән алтын нурларың? П-в: Кемнәр икән, тәмен татыйм диеп, Иренеңә саксыз үрелә? Хыялыңда кемнәр? Кемдә уең? Сагынасың микән мине дә? 2.Кемнәр икән, язгы карлар кебек, Карашыңнан эреп көл булган? Нинди сылу, бәхетеннән шашып, Куеныңда сыенып төн кунган? 3.Гүзәл микән, синең елмаюны Кояш яктысына тиңләүче? Бар дөньяңа үлеп гашыйк булып Алсу таңга сине димләүче.
  • 1. Бер хыялым артка чиккән кебек. Әллә чынлап, әллә тоелды. Ыгы-зыгы җәтмәләрен җиңеп чыгалмадым, Җиңә алмадым - шундый җәй булды: 2. Далаларда шашкан давыл төсле Бер котырды жаным, бер тынды. Нәзек талга охшап шыксыз җилдә, давылларда Хәлсезләнеп сынды, сыгылды... 3. Күңел төймәләрен ычкындырып Басып торам синең алдыңда. Саф зөбәрҗәт күзле җәем кача - мин читендә, Мин читендә никтер калдым ла. 4. Берәү, икәү... Берәү, икәү, өчәү.... - Бер калыпка көннәр салына. Җанны ачып алҗып басып торам яланаяк, Басып торам хыял алдында...
  • Алсу җилкәннәр Майруза Насырова сүзләре Оксана Ильюп көе 1.Ал таңнарда ал җилкәннәр (Am G) Хыял күгемдә. (Fm E) Ал хыялым — көткән ярым (Am C) Мәңге күңелдә. (G C) Куш-та: Хыялымның канатлары (Dm G) Алсу җилкәннәр.(C Dm Am) Ярым алып килегезче (Dm Fm) Өзлеп көткәндә. (E Am) 2.Сөюемнең ал җилкәнен Өмет күтәрә. Сине эзләп хыялымда Менәм күкләргә. 3.Ышанамын хыялымда Туган таңыма. Ал таңнарда балкып килер Сөйгән ярыма.
  • " Көт кенә" Оксана Ильюп көе һәм сүзләре 1. Сиңа барыр юллар әгәр минем (Dm Am) Күмелепләр калса буранда (G C) "Килмәс бу", - дип көтми калма, берүк (Dm Am) Онытма син минем турында. (G E Am) 2. "Киләм" диеп соңга калсам әгәр Син көт мине тагын чак кына. Сиз җылымны, ераклардан минем Күңлем сиңа табан талпына. 3. Бураннар да комачаулый алмас. Алда инде утлар күренә. мин килермен синең яннарыңа, Бераз тагын, зинһар, көт кенә. 4. Сиңа барыр юллар әгәр минем Күмелепләр калса буранда. "Килмәс бу", - дип көтми калма, берүк,