Туктап калдым тормыш юлларымда,
Утыр әле әнкәй яннарыма,
Кайгыларга нихәл түзәем,
Серләремне кемгә сөйләем.
Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр,
Шулай үтә инде бу тормыш,
Нык бул балам яшәргә тырыш.
Киңәшеңне тотам әнкәем,
Сабыр итә, итә, яшәем,
Ник шулай да минем чәчләремә,
Еллар инде аппак карлар сибә.
Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр,
Шулай үтә икән бу тормыш,
Нык бул балам яшәргә тырыш.
Кызым инде үсеп буйга җитте,
Тормыш үзәнненән атлап китте,
Улда миңа шулай килерме,
Киңәш бирче әнкәй диярме.
Дөнъя булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр,
Шулай үтә инде бу тормыш,
Нык бул балам яшәргә тырыш.