Гомерләр үтәләр тезелеп.
Үткәннәрен сагынам өзелеп.
Туган йортта туганнарың белән,
Туган йортта туганнарың белән
Сөйләшәсе иде җан телеп.
Кушымта:
Бергә үскән туганнар
Хәлеңне алар аңлый.
Тик аларга сер сыя,
Үз туганың ят булмый.
Язмышлар төрле язылган.
Урау юллары да бар.
Юлларыңны адашканда,
Юлларыңны адашканда
Кулын суза туганнар.
Кушымта.
туганнарга бар теләгем.
Ходау гомер юлласын.
Боралы булсада юллар,
Бормалы булсада юллар
Өзмә туган арасын.
Кушымта:
Бергә үскән туганнар
,Хәлеңне алар аңлый.
тик аларга сер сыя,
Үз туганың ят булмый
Алия Солтан сүзләре,Лилия Вахитова көе.