Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Безнен самый жырлар чак»
исполнителя Рифат Зарипов.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Безнең самый җырлар чак
1.Чылтыр – чылтыр ник чылтырый
Ат өстендә ыңгырчак та,
Ат өстендә ыңгырчак.(2)
Без җырламый кем җырласын?
Безнең самый җырлар чак та,
Безнең самый җырлар чак! (2)
2.Бокалларда баллар беткән,
Баллар тутырыйк әле дә,
Баллар тутырыйк әле.(2)
Мәҗлесебез күркәм булсын,
Җырлап утырыйк әле дә,
Җырлап утырыйк әле!(2)проигр.
3.Төркем – төркем атлар килә,
Арасында бер кара да,
Арасында бер кара.(2)
Башың булса – уйлап кара:
Бу дөньяда кем кала да,
Бу дөньяда кем кала?(2)
Бу дөнья бездән кала да
Бу дөнья бездән кала!
Бокал тутырыйк әле дә,
Җырлап утырыйк әле!
Безнең самый җырлар чак та
Безнең самый җырлар чак!

Другие песни исполнителя:

  • Әнкәй алмалары. Сагына шул өзелеп, сагына шул Уйларында гел без - балалар. Әнкәебез килде яныбызга Күчтәнәчкә алып алмалар Куш.: Әнкәебез килде яныбызга Өйләребез бүген ямьлерәк. Өстәлдәге бөтен җимешләрдән Әнкәй алмалары тәмлерәк Әй күңелле бергә чәйләр эчү, Татлы да соң алма исләре! Әнкәй белән бергә килгән кебек Авылыбызның якты кичләре. Алмалары кебек әнкәемнең Сүзләре дә тәмле, изгеләр Яшә әнкәй безне сөендереп Бирсен Ходай озын гомерләр
  • Урамнарда ялгыш кына сине курдем Бер курудэ йорэгемэ шунда ук керден Хислэр тулган кунелемэ син бит кирэк Тоя алмый, син дип тибэ хэзер йорэк Ялкынында мэхэббэтнен янам дорлэп Яраттырдын, гашыйк иттен мине нишлэп Юлларымда йорим сине, йорим кузлэп, Бары син дип, бары син дип яши йорэк Очрашканда кузлэремэ карамыйсын Эллэ инде союемне анламыйсын йорим хэзер йорим жаным сине эзлэп мэхэббэттэн жаннарыма дэва кирэк Тик бер генэ, тик бер генэ куз сал мина Ометлэр бир тартыла бит жаным сина Союлэрнен алып мен син куклэренэ Чакыр мине йорэгеннен турлэренэ