Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Яралы мэхэббэт»
исполнителя Ленар Сайфиев.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Яралы мәхәббәт

Яратудан янып көеп йөрегәндә,
Көннәремне әйләндердең төннәргә.
Сөю бәхет бары рәшәм булганнар,
Томаннарга күмелделәр хыяллар

Өшеттең бит, туңдырдың бит сөюне.
Кабул итмәс җаным кичер диюне.
Яралама мәхәббәтне әрнетмә, әрнетмә
Таптап үтмә балкып торган бәхетне

Якламадың, сакламадың сөюне
Кабул итми җаным кичер диюне
Сакланганны гына саклый Ходай да
Тоз сипмә әле авыр миңа болай да

Өшеттең бит, туңдырдың бит сөюне
Кабул итмәс җаным кичер диюне
Яралама мәхәббәтне әрнетмә, әрнетмә
Таптап үтмә балкып торган бәхетне

Кемнәр аңлар, кемнәр керер хәлемә
Оныта алмыйм сине әле, әле дә
Тукта җаным, тукта инде әрнемә
Саубуллашып китмә сөю мәңгегә

Өшеттең бит, туңдырдың бит сөюне
Кабул итмәс җаным кичер диюне
Яралама мәхәббәтне әрнетмә, әрнетмә
Таптап үтмә балкып торган бәхетне