Кайтам әле авылыма,
Анда шомырт исләре.
Һич кенә дә истән чыкмый,
Җәйге авыл кичләре.
Йөрер идем урамында,
Тальян гармун уйнатып.
Йоклап яткан авылымның,
Яшен-картын уятып.
Тәүге ярым күрә калсам,
Ачар идем йөрәгем.
Куеныма алып назлап,
Бирер идем бүләгем.
Төшсәм әгәр су буена,
Күлгә кармак салырмын.
Еллар юган сабыйчакның,
Эзен, бәлки табырмын.
Җәйге авыл кичләре,
Эх, шул печән исләре!
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Уятадыр хисләрне.
Эх, шул авыл кичләре!
(Айгөл Вәлиуллина)(Җәйге авыл кичләре)