Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Көтәмен»
исполнителя Айзиля Вахитова.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

(А.Хәкимҗанов тексты, Айзилә Вахитова көе)

Ара тагын ерак
Ике арада безнең
Йолдызлар тузаны,
Сызгырган ачы җил.
Ишетсә йөрәгең -
Җый да син хисләрне,
Моң булып сарылып,
Әйдә кил.

Кушымта:
Көтәмен,
Күкләрдә йолдызлар атыла -
Теләгем һичшиксез тормышка ашачак.
Беләм бит кайтасың.
Ә моңсу хисләрем
Таң белән офыкка качачак.

Сискәнде ярадан,
Чакрымнар арасын
Яшь каен тәрәзә төбендә.
Күңелне юатып
Кочаклый-кочаклый
Кулларын куйгандай 
Иңемә.

Кушымта.

Ә  җаным көтәдер
Син киткән яклардан
Бер хәбәр назыңа төренгән.
Иртәнге чыклардай
Коела яшь булып
Сагыну хисләре күңелдә.

Другие песни исполнителя: