Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Ильгиз Хасаншин - Солдат булып китеп барышы»
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

СОЛДАТ БУЛЫП КИТЕП БАРЫШЫ.
1. Гармунга кушылып, яшь егетләр җырлый
Йөрәкләрне өзә сагышы.
Туган ягын ташлап, күз күрмәгән җиргә
Солдат булып китеп барышы.
Онытмагыз безне, онытмабыз сезне.
Иреннәрдә вәгъдә сүзләре.
Сөйгән ярлар кала, шуңа йөрәк яна,
Яшькә тулган егет күзләре.
2. Урамнарны иңләп үтте газизкәйләр,
Һай моңсу ла бүген таңнары.
Киртәләрне үтеп, кайтып җитәр солдат,
Көтсен генә сөйгән ярлары.
Онытмамын сине, онытма син мине.
Кулъяулыкта вәгъдә сүзләре.
Китә сөйгән ярлар, эх, талпына җаннар,
Яшькә тулган кызның күзләре.
3. Әйтми калган серләр хатлар булып очар,
Һәрбер сүзе җанны иркәләр.
Имин хезмәт итеп, кайт кына син, егет,
Туган якта зарыгып көтәләр.
-Сагындыңмы мине?
- Өзелеп көттем сине.
Иреннәрне назлар шул сүзләр.
Таң җилләре кочып
Сөю җыры сузар,
Йөрәкләрне бәйләр саф хисләр.