Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Тиз утэ еллар»
исполнителя Ильсия Бадретдинова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:


Тиз үтә еллар,
Ә күктә без туганда янган йолдызлар
Һич үзгәрмичә,
Һаман да шулай ук җемелдәп яналар
Һаман да...
Чылтырый чишмәләр шулай ук таңнарда
Һаман да...
Ачы әрем исен тарата далада
Җил сыйпап узганда...

Без гел бер уйда
Әйтерсең бер ялгыз яшибез дөньяда
Бар могҗизалар
Була бит бары тик без җиргә туганда
Мең еллар...
Таулардан шулай ук чишмәләр агалар
Мең еллар...
Күкләрдә шулай ук йолдызлар яналар
Меңнәгәннәр алар...

Мең елдан...
Чишмәләр шулай ук агарлар таулардан.
Мең елдан...
Зларын әремнәр исе килер даладан.
Без үткән юллардан.

Другие песни исполнителя:

  • Горур атлый ата каз, Урамда, күрәсең, яз. Сыерның күзендә наз, Димәк, ул быел буаз. Тама тамчы, эри кар, Сабан көтә басулар. Бүген бар да шулай булса, Иртәгә дә өмет бар. Рәхәт табып иртәдән Атлый песи киртәдән. Канатын кага әтәч, Янына тавык килгәч. Болытлар юк, күк зәңгәр, Саф һава сулый өйләр. Исән-имин кышны чыктык, Яз иртә килә диләр. Бары да әйбәт булыр, Көн артыннан көн туар, Сүнмәс кояш, сибер наз. Бары да әйбәт булыр, Күктә шаян ай туыр, Авылда, ниһаять, яз. Галәмдә, ниһаять, яз. Койма буена чыккан Тагын әрсез кычыткан. Хәбәр итә саескан: “Кемнәрдер мунча яккан”. Бар кошлар күптән килгән, Тау бите яшел чирәм. “Без дә киенә башлыйк”, - дип Тирәкләр башын игән. Нәрсәдер күргән бугай, Шатланып өрә маэмай. Буш түгел иске оя, Сыерчыклар өй җыя. Бик тыныч авыл киче, Урамда мунча исе. Шулай гына барсын тормыш, Килә озак яшисе. Бары да әйбәт булыр, Көн артыннан көн туар, Сүнмәс кояш, сибер наз. Бары да әйбәт булыр, Күктә шаян ай туыр, Авылда, ниһаять, яз. Галәмдә, ниһаять, яз.