Горур атлый ата каз,
Урамда, күрәсең, яз.
Сыерның күзендә наз,
Димәк, ул быел буаз.
Тама тамчы, эри кар,
Сабан көтә басулар.
Бүген бар да шулай булса,
Иртәгә дә өмет бар.
Рәхәт табып иртәдән
Атлый песи киртәдән.
Канатын кага әтәч,
Янына тавык килгәч.
Болытлар юк, күк зәңгәр,
Саф һава сулый өйләр.
Исән-имин кышны чыктык,
Яз иртә килә диләр.
Бары да әйбәт булыр,
Көн артыннан көн туар,
Сүнмәс кояш, сибер наз.
Бары да әйбәт булыр,
Күктә шаян ай туыр,
Авылда, ниһаять, яз.
Галәмдә, ниһаять, яз.
Койма буена чыккан
Тагын әрсез кычыткан.
Хәбәр итә саескан:
“Кемнәрдер мунча яккан”.
Бар кошлар күптән килгән,
Тау бите яшел чирәм.
“Без дә киенә башлыйк”, - дип
Тирәкләр башын игән.
Нәрсәдер күргән бугай,
Шатланып өрә маэмай.
Буш түгел иске оя,
Сыерчыклар өй җыя.
Бик тыныч авыл киче,
Урамда мунча исе.
Шулай гына барсын тормыш,
Килә озак яшисе.
Бары да әйбәт булыр,
Көн артыннан көн туар,
Сүнмәс кояш, сибер наз.
Бары да әйбәт булыр,
Күктә шаян ай туыр,
Авылда, ниһаять, яз.
Галәмдә, ниһаять, яз.