Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Уйлама эле картаям дип (минус)»
исполнителя Гузель Ахметова.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Ник көзгегә карап монаясың,
Ак чәчләрең кат-кат саныйсың.
Әллә инде, юри ни әйтер дип,
Мине микән шулай сыныйсың.
Әллә инде, юри ни әйтер дип,
Мине микән шулай сыныйсың.

Уйлама әле, картаям дип,
Өзмә әле үзәгемне.
Минем өчен син хаман яшь,
Син хаман чибәр әле.

Язын гына гөлләр чәчәк атмый,
Матур гөлләр бар бит көзен дә.
Җыерчыклар сирпеп, бер елмайсаң
Яшьлек балкыгандай йөзеңдә.
Җыерчыклар сирпеп, бер елмайсаң
Яшьлек балкыгандай йөзеңдә.

Әйтмә әле, картаям дип,
Өзмә әле үзәгемне.
Минем өчен син хаман яшь,
Син хаман чибәр әле.

Монаймачы, иркәм, бер дә юкка,
Ак чәчләр бит еллар бизәге.
Картаймыйбыз, олыгайдык кына,
Тик сүндермик кайнар хисләрне.
Картаймыйбыз, олыгайдык кына,
Тик сүндермик кайнар хисләрне.

Әйтмә әле, картаям дип,
Өзмә әле үзәгемне.
Минем өчен син хаман яшь,
Син хаман чибәр әле.