Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Идел буе каеннары»
исполнителя Рамиль Закиров.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Идел буе каеннары (Рамиль Закиров көе, Әхмәт Ерикәй сүзләре)

Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.

Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңартам.

Каеннарның җилдә тирбәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә.
Белмим, күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә…

Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр.
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.

Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренә таба юл алам;
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам…

Әгәр, сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.

Другие песни исполнителя:

  • Анын кук тосле кузлэре Гед сине генэ котэдер ... Анын кук тосле кузлэре Гед сине генэ котэдер ... Анын кук тосле кузлэре Гед сине генэ котэдер ... Анын мэхэббэте кичэге тугел сунэдер Анын куз яшьлэре Тошлэрендэ гел кире Кайта... 1. Нигэ тоссезлэнде коннэрен Нигэ салкыная иреннэр Ялгыз тибэ минем йорэк Кемгэ ул кирэк Эйе, бер-беребездэн ерак Кырлар аша чабам Ялгыз як урамнардан Сина таба омтылам Нэрсэ генэ булса да Минем серем сина Мин синен янында Анын кук тосле кузлэре Гед сине генэ котэдер ... Анын мэхэббэте кичэге тугел сунэдер Анын куз яшьлэре Тошлэрендэ гел кире Кайта 2. Салкын коннэрдэ, айлы тоннэрдэ Бэгърем син хэрвакыт кунелем турендэ Жаным,кот мине, табармын сине Хислэрен мина сурелмиме Эйе,бер-беребездэн ерак Кырлар аша чабам Ялгыз як урамнардан Сина таба омтылам Нэрсэ генэ булса да Минем серем сина Мин синен янында Анын кук тосле кузлэре Гед сине генэ котэдер ... Анын кук тосле кузлэре Гед сине генэ котэдер ... Анын кук тосле кузлэре Гед сине генэ котэдер ... Анын мэхэббэте кичэге тугел сунэдер Анын куз яшьлэре Тошлэрендэ гел кире Кайта ...
  • Ай яй (муз. Айнур Booore, суз. Гульфия Шакирова) 1. Карап торсан ана Сулыш жанга каба Син дип йорэк яна,яна,яна Ботен егетлэр дэ Йогерэ артыннан Килеп тоштен каян,каян,каян Припев: Житмеш егет арасыннан Сайланма син алай Татар егете ярата белэ Ай-яй, ай-яй 2. Кузенэ карасам Башларым эйлэнэ Язмышым син тугел димэ, димэ Яннан утеп китсэ Теллэрем бэйлэнэ Йорэк еш-еш тибэ,тибэ,тибэ
  • Кемнен кукрэгендэ яна - алга Урынында утырма, атла Кемнен кукрэгендэ яна - алга Урынында утырма, атла 1) Кукрэгемдэ минем яна Булган хислэремне анла Ничек син шуны курмисен Эйткэнне котеп-котеп тик йорисен Без бит синен белэн Бергэ буласын белэм Синен янына килэм Буген сине мин яратам диям 2)Кызлар арасыннан тапсан ин матурын Эй, батыр егет, торма син боегып Мэхэббэт жирендэ булмый сайлап Бу сузлэрне кат-кат син кабатла Бергэ керик-керик мэхэббэт жиренэ Бергэ керик-керик экият иленэ Бергэ керик-керик мэхэббэт жиренэ Бергэ булыйк бергэ
  • Икебез серле тондэ (Р.Закиров суз., А.Шарапов муз.) Сина килэм жаным, Борчуларынны оныт Доньянын яменэ сокланып яшэ Матурлыкка кара син дэ Сизэсенме йолдызларнын,ай нурларынын балкулары куренэ Икебез зэнгэр куккэ синен белэн Китэбез очып бу серле тондэ Синме мина яратам диден, Синме канат бирден? Бэгърем тик кургэч кенэ Нур сибелэ ботен жиргэ. Мин анладым ямен тормышнын Бэхетемне жэйлэр табышты Буген кичтэ синен белэн Утлар сунэ хэм без бергэ. Сизэсенме йолдызларнын,ай нурларынын балкулары куренэ Икебез зэнгэр куккэ синен белэн Китэбез очып бу серле тондэ