Рэхмэтебез шушы жырда.
1. Күпме еллар үткэн инде
Без,оныклар,үстек инде
Ничә яшьтә булсак та без
Сезнең сүзләр - безнең уйда
Дәү әнием, дәү әтием
Рәхмәтебез шушы җырда
Куш:
Карап торам тәрәзәдән
Күзем йомам: кулын изи
яланаяк балачагым-
кайтам сиңа, кайтам тагын
2. Уйларымнан чыкмый сезнең
Безгә булган сөю хисе
Аңлыйбыз шул тик соң гына
Ә сез риза барсына да
Дәү әнием,дәү әтием
Рәхмәтебез шушы җырда.
Куш:
Карап торам тәрәзәдән
Күзем йомам: кулын изи
яланаяк балачагым-
кайтам сиңа, кайтам тагын
3. Кайда гына йөрсәк тә без
Сезнең сүзләр - исән,имин...
Балакаем, берүк саклан
Юлларыңнан китсен ялган
Дәү әнием, дәү әтием
Сезнең теләк уелып калган.
Күңеллләргә дога салган.