Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Гашыйк булганмын»
исполнителя Оксана Ильюп.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

"Гашыйк булганмын"
Оксана Ильюп көе һәм сүзләре

1.Мөлаем да, ягымлы да. (Em Am)
Гашыйк булдым үзеңә. (H7 Em)
Йөрәгемә капкан ялкын (C G)
Дөрләп яна бүген дә. (D G)

Кушымта:
Көнннәрен дә, төннәрен дә (Em G Em)
Тик сине уйлыйм, иркәм. (D G)
Сизмәгәнмен, сиңа үлеп (Am G)
Гашыйк булганмын икән. (D G)
Гашыйк булганмын икән.(D H7 Em)

2.Өннәремдә генә түгел,
Төшләремә керәсең.
Арттан килеп кочып назлап
Иреннәрне үбәсең.

3.Йөрәгемә ут кабыздың
Дөрләп янамын менә.
Янып бетсәм бетим әле,
Бәгърем, сүндермә генә.

Другие песни исполнителя:

  • Алтыным (О.Ильюп көе, О.Ильюп һәм Д.Хайруллин сүзләре) Кемнәр әйтте көз сагышлы диеп? (Em Am) Сагышларын аның күрмәдем. (H7 Em) Агачларның алтын яфракларын (C G) Йөрәгеңә синең тиңләдем... (Am H7) К-та: Яфракларны учларыма җыеп (Em E G) Синең белән күккә талпындым. (D G) Көз сагышлы диләр юкка гына, (Am D G) Көзләргә тиң бит син, алтыным. (Am H7 E) Көзнең күзе тулы сагыш диләр, Ә мин сине көзен очраттым. Кара күзләреңнең чоңгылларын Көзнең иөннәренә охшаттым.   Сине эзләп кышлар, язларымны, Җәйләремне мең кат иңләдем. Көзләремдә мине көткәнсең бит - Алтын көзгә сине тиңләдем. ------------------ Кемнәр каподастерсыз уйный, беренчче ладта уйнап була. Аккордлары мондый: Am Dm E Am F C Dm E Кушымта: Am A7 C G C Dm G C Dm E Am
  • 1.Сагынасың микән минем кебек? Кемдә икән бүген уйларың? Кемне икән назлап җылыталар Син сирпегән алтын нурларың? П-в: Кемнәр икән, тәмен татыйм диеп, Иренеңә саксыз үрелә? Хыялыңда кемнәр? Кемдә уең? Сагынасың микән мине дә? 2.Кемнәр икән, язгы карлар кебек, Карашыңнан эреп көл булган? Нинди сылу, бәхетеннән шашып, Куеныңда сыенып төн кунган? 3.Гүзәл микән, синең елмаюны Кояш яктысына тиңләүче? Бар дөньяңа үлеп гашыйк булып Алсу таңга сине димләүче.
  • Em Am H7 Em H7 Em Am D G H7 Куш-та: Em C G H7 Em C G H7 Em 1. Иртэн иртук бер кугэрчен Тэрэзэмэ бэргэлэнэ, талпына керергэ. Шушы коне хэбэр килде Балачак дустымнын гомере озелгэн. Куш-та: Эллэ инде синен жанын кугэрченгэ эуерелеп Хушлашырга килде микэн минем яныма. Син чэчэктэй гомеренне бауга менеп чиклэден. Жаныкаен очып йори, урын тапмый шуна. 2. Ни эйтергэ тели сон ул? Кузлэре дэ синекедэй карый монаеп. Эллэ яшьлекне искэ тошереп Сойлэшергэ тели микэн куеныма сыенып? 3. Уйладынмы син, эх, дускаем, Балаларын, якыннарын, минем турында? Онытмамын сине бер кайчан да Искэ алырмын шушы жырымда.
  • 1.Ерак юллар сине чакырдылар (Em) Өлгермәдем "сау бул" диергә. (Am) Өлгермәдем инде соңгы тапкыр (C) Күзләреңне синең күрергә. (Am H7) К-та: Яшьле күзләремне сөртә-сөртә ( Am C) Эзләдем мин синең юлларны. (D G) Күңлем әрнүләрен баса белә бары (Am CG) Гитарамның көмеш кыллары. (Am H7 Em) 2.Эзләреңне күкнең тамчылары Күз яшьләре булып юдылар. Тик җырларың йөрәгемдә тирән Эзләр булып мәңге калдылар. 3.Гитарамны назлап бармакларым Кылларына китә кагылып. Ялгызлыктан түгел тугры йөрәк, Синсезлектән ярсый ярылып.
  • Оксана Ильюп сүз. һәм көе 1. Синең назлы тавышыңнан (Am Dm) Минем очасым килә. (E Am) Назга сусаган йөрәгем (Am G) Шашып-шашынып тибә. (E) Куш-та: Бер сәбәбен тап инде, (Am) Телефоның ал инде. (G C) Шалтыратып, җаныкаем, (Dm Am) Миңа хәбәр сал инде, (E Am A7) Берәр хәбәр сал инде. (Dm E Am) 2.Шундый назлап исемемне Дәшүче тик син генә. Гашыйк булдым тавышыңа Шалтыратчы бер генә.