Ялгыз узган язлар,
Синсез аткан таңнар,
Күңелләргә кергән көз моңы.
Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар,
Дөнья мәшәкате өй тулы.
Үпкәләсән, әйдә үпкәлә,
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.
Алда әле безнең
Сөю таңы диеп,
Өметләндермәче гүзәлем.
Нигә кирәк инде соңлап килгән бәхет?
Тузә алмас кебек йөрәгем.
Якты йолдыз булып,
Соңлап кына балкып,
Бу сөю дә янды, ватылды.
Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк,
Я, Ходаем, бирче сабырлык.