Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Балам»
исполнителя Айрат Сафин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Еллар уза-барам, яннарыңа балам
Син булмасан нишләр идем?
Син минем бәхетем, сау чиксез сөюем
Сиңа бүләк иттем.
(Припев)
Син тугачта балам, сине кулга алам
Бар кайгылар очты җилләргә.
Беренче карашың
Һәм синең тавышың
Сихерләде гомергә. (2 кат)

Беренче сүзләрең, шомырттай күзләрең
Хисләремдә бүгендә
Кил әле каршыма, елмаеп һәм көлеп,
Кулларыңны тотып
(Припев)
Син тугачта балам, сине кулга алам
Бар кайгылар очты җилләргә.
Беренче карашың
Һәм синең тавышың
Сихерләде гомергә. (2 кат)

Изге теләкләрең бары сиңа гына
Бәхетле бул балам җирдә
Кулларыңны сузып, мең рәхмәтләр укып
Кил әле яныма.
Припев
Син тугачта балам, сине кулга алам
Бар кайгылар очты җилләргә.
Беренче карашың
Һәм синең тавышың
Сихерләде гомергә. (2 кат)
Беренче карашың
Һәм синең тавышың
Сихерләде гомергә.


Другие песни исполнителя:

  • Үсеп җиткән ни ара? Бүген бездә гөрләп туй бара! Матур эстәлләр корылган Дус-туганнар җыела! Бер-берендә серле күзләре Нурдай балкый йөзләре Күңелләрен җилкендерә Әче-әче сүзләре! Күз тимэсен пар Мәңге бергә булсыннар! припев: Ике йөрәк, ике яр, Икеседә гашыйклар! Вәгдә биреп, балдак киеп Канатланып очтылар! Мәхэббәтнен чәчәк атуы, Йөлдызларнын балкуы Ике йөрәк каршы ала Иртән таңнар атуы Бер-берендә серле күзләре Нурдай балкый йөзләре Күңелләрен җилкендерә Әче-әче сүзләре! Күз тимэсен пар Мәңге бергә булсыннар! припев. Дуслар-туганнар чын күңелдән котлыйлар Тормышларында гел булсын ак юллар Шундый матурлар, икеседэ гашыйклар Күз тимәсен пар, мәңге бергә булсыннар! Күз тимэсен пар Мәңге бергә булсыннар!
  • Сагындым, сагындым авылымнын Ямь яшел чирэмле урамын. Шул урам буйлатып, кайтканда уйланып. Яшлеккэ кайткан кук буламын. Сагымдын авылымнын жырларын Тургайлы кин басу юлларын. Шул юллар узганда, тургай жыр сузганда, Хэтерлим яшлегем елларын. Сагындым авылымнын куллэрен, Бодрэ тал иелгэн кул ярын. Сандугач сайрагач кунелгэ мон тулгач. Искэ алам яшлегем таннарын. Сагынам сагынам авылымны, Яшлектэ оз калган жирлэрен. Кайтканда эзлимен, эзлэми тузмимен, Яшлекнен табылмас сузлэрен. Сагындым, сагындым авылымнын Ямь яшел чирэмле урамын. Шул урам буйлатып, кайтканда уйланып. Яшлеккэ кайткан кук буламын.