Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Рэхматлемен Ходаема»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!
Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!
Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырләр…
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!

Другие песни исполнителя:

  • 1. Якыннар, дуслар җыелса дөнья түгәрәкләнә. Теләкләрнең иң изгесен бүген Сезгә телисе килә. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 2. Тормыш диңгездәй дулкынлы Ашкынып ага көннәр Дулкыннар берни дә түгел безгә Чыдам булсын җилкәннәр. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 3. Күңел моңга тулган чакта Җырлыйк бер рәхәтләнеп сагышларга юл куймыйча һәрчак яшик әле сөенеп! Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә)
  • Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска. Ул китә инде Донбасска, Сүз бирде ташламаска... Шакталарга син төшәрсең, Җырлап күңел итәрсең шул, Әгәр мине бик сагынсаң, Бик сагынсаң нишләрсең? Мартиннарның мичләрендә, Яна икән ташкүмер шул, Исән килеш, җир астында, Үтә лә безнең яш гомер. Шахтер егет күмер вата, Кемнәр алган исәбен??? Гомерем булып, таш басмаса, Ташламам, җанкисәгем!..
  • Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй, Офыккача сузылсачы хәбәр. Иңнәремнәң таулар төшәр сыман, Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр. Син дип туа миндә һәр яңа көн, Син дип келәҗәям җилләргә. Сукмакларга синең исемең кушам, Синең исемең кушам гөлләргә. Араларда кояш бата мәллә, Сузылып ята соңгы күләгәләр. Синнән алып миңа хәтле ара — Мәхәббәттән хыянәткә кадәр. Син дип туа миндә һәр яңа көн, Син дип келәҗәям җилләргә. Сукмакларга синең исемең кушам, Синең исемең кушам гөлләргә. Көтәм сине кышын ап-ак карлар, Көзләр җиткәч сары яфрак булып. Синнән миңа соңгы хәбәрме ул: Узып бара кәрван-кәрван болыт. Син дип туа миндә һәр яңа көн, Син дип келәҗәям җилләргә. Сукмакларга синең исемең кушам, Синең исемең кушам гөлләргә.