Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Чэк-чэк»
исполнителя Elvin Grey.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1) Бер бәйрәм дә үтми бездә
Җырларсыз һәм биюсез,
Бер табын да булмый бездә
Чәк-чәксез, тәмле чәйсез.
Үзе баллы, үзе татлы -
Иреннәрең төсле,
Әллә чәк-чәк яратканга
Күңелем бигрәк хисле.

пр:Чәк-чәк, эх, татлы да!
Чәк-чәк, эх, баллы да!
Чәк-чәк, эх, тәмле дә,
Телләрне йотарлык.
Чәк-чәк, эх, татлы да!
Чәк-чәк, эх, баллы да!
Чәк-чәк, эх, тәмле дә,
Дөньяны он(ы)тырлык.

2) Баллы ризык яратканнар
Ачык күңеллеләр,
Кәефләре күтәренке,
Һәрчак сөйкемлеләр.
Шуның өчен чәк-чәк белән
Чәйне еш эчсәгез.
Йөзкәегез гел шат булыр
Артачак көчегез.

Слова: Гульнара Рашитова
Музыка: Урал Султанов

Другие песни исполнителя: