Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сабантуйда»
исполнителя Дилия Ахметшина.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Айнур Шарапов аранж.
Ильгиз Шайхразиев сүз.

Җыелдык бергә
Бар халык белән,
Бүген безне көтә күңелле бәйрәм!
Түгәрәк мәйдан,
Уеннар хәйран,
Күзен чиртә миңа бер батыр малай)

Күзәтә халык:
Кем батыр калыр?
Кем җинүче?
Егет йөрәген
Әкрен яулады
Сөю көче.
Мине матур гөлләр арасыннан
Син сайладын,
Бер караштан
Мәхәббәт уяттын.

Кушымта:

Сабантуйда, сабантуйда
Меңнәр арасыннан
Таптым сине, батырым.
Сабантуйда, сабантуйда
Бер дә көтмәгәндә,
Мәхәббәтне очраттым.

Курыкмыйча бәхет төсләренә бөтен дөньяны буя,
Алда безне узгәрешләр көтә, мин шуны ачык тоям.
Күңелемә рәхәт, арада мәхәббәт хисе туа.
Миңа ерактан елмаясын, ә мин, әлбәттә, оялам)

Күзәтә халык:
Кем батыр калыр?
Кем җинүче?
Егет йөрәген
Әкрен яулады
Сөю көче.
Мине матур гөлләр арасыннан
Син сайладын,
Бер караштан
Мәхәббәт уяттын.

Кушымта.

Другие песни исполнителя:

  • Күл буенда үсә бер яшь имән, Иңнәрендә бөдрә бер каен. Чәчәк куя ана белән бала, Шул каенга килеп ел саен. Кушымта: Язлар җитте, ташу сулар акты Май аеның шушы көнендә. Очраштылар бер кыз белән егет, Чәчәк тотып минем төбемдә Яшьле күзен сөртеп зифа каен, Яфракларын иеп түбәнгә, Моңсу гына сөйли булган зарын Горур үскән күрше имәнгә. Кушымта. Көтмәгәндә томан төште җиргә, Кара болыт күкне каплады. Үзәкләрне өзеп-төтрәндереп Кызга килде сугыш хатлары
  • Без бергә булганда, Йолдызлар... Йорәгең учымда эри, Янымда булырга тели. Беләм, Карап туялмыйм узеңә! Ә син ышанма, Сузлэремдэ ялган булса да, Йөрәк кенә белә барсын да. Һәм кемнәр белсен, Кайда калган? Йорәгемнем яртысын ул алган, Яр буеннан эзлим, Тапмыйм бер дә, Мәхәббәтебез дингез төбендә, Диңгез төбендә Ничә хата очрый кеше юлында, Тик син югалма, Берүзен калма, Сакла сөюне! Ничә ялгыз йөрэк сагыш утында Өзелеп яна, Хәрберсен таба Мәхәббәт хисе! Һәм кемнәр белсен, Кайда калган? Йорәгемнем яртысын ул алган, Яр буеннан эзлим, Тапмыйм бер дә, Мәхәббәтебез дингез төбендә, Диңгез төбендә
  • Татлы хисләр бизәделәр коннәремне.. Син кабыздын куптән сунгән шәмнәрне.. Без бергә мәңгегә Син һәм мин Янып көю Җаным дию Бу безнең көткән чын сөю.. Юлыбыз бер булыр диеп мин юрадым.. Шул сукмактан әкрен бергә атладык.. Без бергә мәңгегә Син һәм мин Янып көю Җаным дию Бу безнең көткән чын сөю.. Салкын килсә Давыл иссә Җаннарда саклыйк шәмнәрне Куңел туренә салыйк саф сөюне Бар дөньямны буләк итәм Мин яратам җаным сине.. Без бергә мәңгегә Син һәм мин Салкын килсә Давыл иссә Җаннарда саклыйк шәмнәрне Куңел туренә салыйк саф сөюне Бар дөньямны буләк итәм Мин яратам җаным сине.. Саклагыз Чын сөюне!