Шушы яктан, шушы туфрактан без
. Китә калсак үзгә бер якка,
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап
, Өянкеләр елап озата.
Шушы яктан, шушы туфрактан без
. Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер
Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,
Таллар җырлап төшкә керәдер.
Шушы якта безнең эзләр калсын,
Мирас булып килер яшьләргә.
Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Шул туфракта язсын яшәргә.