Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Популярные татарские песни.
Страница 9

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Pop

Pop (популярная музыка) — область массовой культуры, охватывающая различные формы, жанры и стили развлекательной и прикладной музыки
  • Кайларда икэн Хыялда саклап кадерлэп йорткэн Татлы сузлэрен Син аларны эйтмисен. Ниге кирэк назлы язлар Син карамасан назлап Эллэ инде йорисенме син Мине бары алдап. Юк-юк белмэдем Юк-юк курмэдем Мин тугел икэн инде хыялым Ян-ян йорэгем Кот-кот димэмен Юклыктан уян бутэн тузмэмен. Син анламадын Минем хислэрне ялкынымны Эйлэнеп колгэ Алар таралды жиргэ Кузлэремдэ сагыш эзе Мин тузэ алганча туздем Араларда упкын хэзер Мин ометемне эздем. Юк-юк белмэдем Юк-юк курмэдем Мин тугел икэн инде хыялым Ян-ян йорэгем Кот-кот димэмен Юклыктан уян бутэн тузмэмен.
  • Шул кадарле сайрый былбыл, Нигə ездерə икəн. Уйлар сагышка əйлəнеп, Yзен сиздерə икəн. Кушымта: Сайра, сайра, былбыл кышкай, Сайрарчы өзеп, өзеп. Бик курəсе килгəн чагым, Булырмы икəн түзеп. Кайтканла кайткан былбыл кош, Yзенен талларына. Син килгəн дə eгереплə, Чыгармын алларына. Əй былбыл кош минем кебек, Бигерəк лə моңы соң. Yзəклəремне езəсең, Яратуын чын мы соң?
  • Якты кояш, кояш сине күрә, Чәчләреңне назлый җилләр генә. Кояш, җилләр юл күрсәтеп, Очраштырмый нигә,нигә?.. Кайчан гына очрашырбыз? Онытыр идем сагышымны. Күкрәгемә кочып, елый-елый, Тыңлар идем синең тавышыңны, Синең назлы тавышыңны... Кергән язлар,язлар китеп барды, Синсез генә керәм инде көзгә. Ялгызлыкның газаплары Үзәгемне минем өзә, өзә. Көннәр генә,көннәр сине белә, Нурлы йөзләреңне көн дә күрә. Эзләп тапсам ал таңнардан, Уятырмын назлап үбә-үбә...
  • Өй каршындагы миләшем, Минем якын сердәшем. Чуалса фикер, хисләрем Аның белән серләшәм. Миләшкәем, хәлең ничек, Бармы әллә зарларың. Сөйлә миңа, яшермичә Иң кадерле уйларың, миләшкәем. Иңнәреңә сөяләм дә, Күзләреңә текәләм. Юксынуга сер бирмичә, Көтәсеңне мин беләм. Миләшкәем, хәлең ничек, Бармы әллә зарларың. Сөйлә миңа, яшермичә Иң кадерле уйларың, миләшкәем. Аңлый мине миләшкәем Авыр кичерешләрем. Көзге кырау балландырды Аның да җимешләрен. Миләшкәем, хәлең ничек, Бармы әллә зарларың. Сөйлә миңа, яшермичә Иң кадерле уйларың, миләшкәем.
  • 1)Бер-беренэ таянышып, Сөенешеп яшэу жинел. Без якыннар балачактан, Чын туганнар апа-сенел. Кушымта: Без бер чишмэ суын эчеп Бер тамырдан ускэн геллэр Тормыш юлын бергэ кичкэн Жан сердэшлэр - апа-сенел 2)Жылы куллар тибрэткэннэр, Салып безне бер бишеккэ. Ходай биргэн туганлыкны Югалтмыйк без, атмыйк жиргэ. Кушымта 3)Еллар безне жинэ алмас, Бирешмэле, эй, син кунел. Бер жыр булып мэнге яшэ Туган жанлы апа-сенел.
  • Кузем югач, искэ тошэ Балачак киче. Ана гына мичтэн чыккан Икмэклэр исе. Чэчлэремнэн сыйпаганы Эни куйлары. Кунелемэ кереп калган Эни жырлары. Буран яуса карый идем Тэрэзэлэрдэн. Якын нэрсэ бармы сон ул Коткэн кузлэрдэн. Ой жылысы тэрэзэдэ, Эни кочагы. Булган микэн эниемнен Миндэй яшь чагы? Туган ой тэрэзэлэре Котэлэр микэн. Сагынудан эллэ хаман Елыйлар микэн. Оч якта - жиде тэрэзэ Авыл ойлэре. Котэлэр, мине котэлэр Эни кузлэре. Авырсынап кайчак куям, Яшэртэ алмыйм. Барты тик Ходайдан сина Исэнлек сорыйм. Еламагыз тэрэзэлэр, Кайтырмын эле. Балачактай сездэн карап Ятырмын эле. Туган ой тэрэзэлэре Котэлэр микэн. Сагынудан эллэ хаман Елыйлар микэн. Оч якта - жиде тэрэзэ Авыл ойлэре. Котэлэр, мине котэлэр Эни кузлэре.
  • Ә мин сине көтмим, Назлар өмет итмим. Үтте инде, үтте ул чаклар. Кабатланмый бит ул, Кабат янмый бит ул Үткәннәрдә яккан учаклар. Син дә мине көтмә Назлар өмет итмә — Үткәннәргә юллар өзелгән. Сүреләсе хисләр Сүрелгәннәр күптән, Түгеләсе яшьләр түгелгән. Инде сине көтмим Берни өмет итмим, Тик җанымда әле һаман син. Син бит минем ярам, Әрнер өчен һаман Үткәннәрдә калган ярам син.
  • Кыр казлары җырлап, Кыр казлары елап, Каңгылдашып оча көз җиткәч. Йөрәк әрнеп кала, Йөрәк сыкрап яна, Кыр казлары кебек син киткәч. Әллә яңгыр ява, Әллә яшьләр тама, Юлларыннан киткән кошларның. Йөрәк сине көтә, Еллар үтә, үтә, Син онытма җирдә мин барын. Кыр казлары кайтыр, Тугай чәчәк атар, Күл дулкынлар казлар кагынудан. Көткән бушка китмәс, Йөрәк әрнеп типмәс, Син кайтырсың — үтәр, үтәр сагынулар.
  • янды, Йолдыз кебек минем сиңа әйтмичә сүзем калды. Бер вакыт серле йолдызым мизгел эчендә сүнде, Бу сирәк, гүзәл күренеш уйларга мине күмде… Кушымта: Яндыра йөрәкне, бирә шул кирәкне, Һаман мин йокламыйм, күңлемне тыңламыйм, Эндәшмичә ятам, хыялыма батам, Бары сине уйлыйм – йокламыйм! РЭП Язма миңа кабат, төннәр буе шалтыратма, “Яратам” дип меңнәр тапкыр, зинһар, аптыратма. Оныт мине, калдыр, җибәр инде, мин үтенәм, Бу мәхәббәт түгел, ул виртуаль, һәм без бүтән 2. 3. Үзем сөйсәм, үзем янсам, барыбер әйтмим сиңа. Кирәк булсам, янып торсаң, эндәшерсеңдер миңа?! Үзең янымда булсаң да, күңелең синең еракта, Вакыт узгач, күрсәтер ул, нәрсә синең йөрәктә. Кушымта: шул ук РЭП Мин яраттым чынлап, син – шаярып уйнадың, Минем хисләр мәңге булыр дип син уйладың. Сөю сүнде, без ят кеше, мәхәббәт юк, Мин хушлашам... Вконтакте, Твиттер, Фэйсбук. 3. Көзге көннең бер төнендә күктә йолдызым янды, Йолдыз кебек минем сиңа әйтмичә сүзем калды. Бер вакыт серле йолдызым мизгел эчендә сүнде, Бу сирәк, гүзәл күренеш «мәхәббәт тәмам» диде… Кушымта: шул ук