Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Популярные татарские песни.
Страница 88

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Pop

Pop (популярная музыка) — область массовой культуры, охватывающая различные формы, жанры и стили развлекательной и прикладной музыки
  • Балачакта сандугачтай Килә иде сайрыйсы. Мәхәббәт иң чибәрен Килә иде сайлыйсы. Әле дә истә, әле дә истә Балачак хыяллары. Салават күпере кебек Күңелем хыяллары. Сандугачым өйрәт мине, Өйрәт мине сайрарга. Сайрармын да, җырлармын да Иң кадерле дусларга. Чәчәкле бала чагымны Җылатам әле кайрап. Сөюемне аңлатырга Сандугач булып сайрап. Сандугачым сайра сайра, Сайра син арыганчы. Сайра диләр халкың өчен Йөрәгең ярылганчы.
  • Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп, Тидермичә җилләр-яңгырлар. Әти-әниләрне үзебез дә шулай Яши алсак иде гел зурлап. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Туар көннәре дә, туган көннәре дә Сөенечләр генә китерсен. Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп Дәшүләре шатлык иңдерсен. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә, Өзгәләнеп кала бәгырләр… Әти-әниләрне исән чакларында Яши алсак иде кадерләп. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә!
  • Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта. Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга, Көтәсеңдер инде һәрбер ялда. Кушымта: Ишегалдың синең яшел келәм, Без булмагач, үскән бәбкә үлән. Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең, Озак яшә, әнкәй, шатлык белән! Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да, Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан. Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда, Зарланмагыз бер дә язмышлардан". Әйткән сүзләреңне искә алган чакта Йөрәгемдә яшәү көчем арта. Гомер көзләремне узган чатымда да Кабатлармын мин дә балаларга.
  • Тормышымда ин зур бизэк Минем ике кызларым Бер берсенэ бик ошаган Ике сайрар кошларым Ходай биргэн бэхетлэрем Мэхэбэт жимешлэрем Ике кошым, ике алмам Кызларым йолдызларым Кызлар тормыш терэклэре Этей энейгэ якын Шулай булып хэр гайлэдэ Кызларга бик бай булсын Ходай биргэн бэхетлэрем Мэхэбэт жимешлэрем Ике кошым, ике алмам Кызларым йолдызларым Кызларыма хэр вакытта Исэнлек саулык телим Ана бэхетен тоярга Аларга насип булсын