Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Популярные татарские песни.
Страница 6

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Pop

Pop (популярная музыка) — область массовой культуры, охватывающая различные формы, жанры и стили развлекательной и прикладной музыки
  • Бигрэк нурлы йозлэрен дип Ян бэгырем кузлэрен дип Бишек жырын койлэгэн Куенына алып ятып Тоннэр буе матур-матур Экиятлэр сойлэгэн Энием бар шул минем. Бэхетле тормышлар телэп Миннэн аерылмаска телэп Саубуллашып калучы Сагынып хатлар салучы Куанып каршы алучы Энием бар шул минем. Нурлы йозеннен сырларын Киметсэ иде жырларым Купме кургэн ул гомер Бигрэк сабыр инде узен Жан газабы хэрбер сузен Эни исэн бул куз нурым Озын булсын гомерен. Сагынып хатлар салучы Куанып каршы алучы Энием бар шул минем. Куенынна алып ятып Тоннэр буе матур-матур Хикэятлэр сойлэгэн Энием бар шул минем.
  • (А.Хәкимҗанов тексты, Айзилә Вахитова көе) Ара тагын ерак Ике арада безнең Йолдызлар тузаны, Сызгырган ачы җил. Ишетсә йөрәгең - Җый да син хисләрне, Моң булып сарылып, Әйдә кил. Кушымта: Көтәмен, Күкләрдә йолдызлар атыла - Теләгем һичшиксез тормышка ашачак. Беләм бит кайтасың. Ә моңсу хисләрем Таң белән офыкка качачак. Сискәнде ярадан, Чакрымнар арасын Яшь каен тәрәзә төбендә. Күңелне юатып Кочаклый-кочаклый Кулларын куйгандай  Иңемә. Кушымта. Ә  җаным көтәдер Син киткән яклардан Бер хәбәр назыңа төренгән. Иртәнге чыклардай Коела яшь булып Сагыну хисләре күңелдә.
  • Уйлыймын, уйлыймын Һаман да уйлап Туймыймын, туймыймын Сулар сулышка Сыймыймын, сыймыймын Көннәрем-төнем Уйлыймын, уйлыймын Башка ярны уйлама да Бәхетем минем, ятны тыңлама да Җанымны минем, син, сызлатма да Син минем йөрәгемне Ярала, яралама… Бирмәмен, бирмәмен Ятларга җаным Көтәмен, көтәмен Килер дип, тагын Түзәмен, түзәмен Бәхетем минем Көтәмен, көтәмен Башка ярны уйлама да Бәхетем минем, ятны тыңлама да Җанымны минем, син, сызлатма да Син минем йөрәгемне Ярала, яралама…
  • Назлардан назлы кулларыңны Алырмын җылы кулларыма Иреннәрем белән сызармын Бәхет сырларымны. Без бүген дә ябарбыз Ятлардан ишекләрне Тәрәзәләр, тәрәзәләр Бүген ябарбыз Әйдә качарбыз Барлык уйларны читкә Читкә куеп торайык Тәрәзәләр, тәрәзәләр Белән капларбыз Икәү калабыз
  • Агыйдел буйлары. (Татар халык сүзләре, Чулпан Зиннатуллина көе.) Агыйделнең пароходы, Кычкырта сузып-сузып. Ургылып аккан сулардай, Гомерләр бара узып. Агыйделнең ар ягында, Каенлыкта элмәлек. Гомернең узасын белдем, Тиз узасын белмәдем. Агыйделнең ар ягында, Казлар канат төзәтә. Булма матур, бул бәхетле, Бәхет матур күрсәтә. Агыйделдә ялгыз үрдәк, Югалткандыр баласын. Баш имәгез кайгыларга, Табыгыз бер чарасын.
  • "Кошларым" (В.Ахметшин кое, Н.Йосыпова суз.) Кайткан кошларым кабат китмэгез, Ерак иллэрдэ иркен димэге, Туган ил ямле,сулары тэмле Сызылып аткан таннары ямьле, 2. Китэсе булгач нигэ кайтасыз? Авыр юлларда арып каласыз? Туган илемдэ гузэл кошларым, Шатлык коенэ, Мэнге Сайрагыз! 3. Киткэн кошларым кабат кайтырлар, Зэнгэр куклэрдэ канат кагырлар, Канат кагырлар ,туктап сайрарлар Туган илкэйне алар сагналар! 4. Туган илемдэ гузэл кошларым, Шатлык коенэ, Мэнге Сайрагыз!
  • Тузан булса да-узам! (Ваhит Галиев суз.,Ч. Зиннатуллина кое.) 1.Тормыш юлы тигез тугел, Бар елга, тау, узэннэр. Текэ тауларына менэ, Сабыр чыдам тузгэннэр! куш: Барасы юлым тузан, Тузан булсада узам Саулык булса бар да була Саулык бир син бер Ходам! 2. Котмэгез туры булмыйлар Бормалы була юллар, Акыл ,тэуфик бирсэ Ходам Картайта алмый еллар! 3. Текэ тауларга текэлеп Эрэм утмэсен гомер Булганга кэнагать булып, Шатлана белсен кунел.
  • "Оч,кунелем" (Кадрия Наил суз. Ильдус Салахов кое.) 1. Оч кунелем ерак офыкларга, Югарыга очар кош булып тургай жырын кебек монын кайтсын, Туган жиргэ матур жыр булып. 2. Жырын белэн туган жирне зурлап, Оч син зэнгэр куклэрне инлэп. Газиз туган якнын матурлыгын, Булмый икэн бер нигэ тинлэп. 3. Оч кунелем жырын жырлый, жырлый, Бар доньяга монын таратып. Юлларында каршы жиллэр очрап, Сындырмасын хыял канатын.
  • (В.Фэттах суз,Гузелия кое) Төшләреңә кергән идем, Таныр микән дигән идем. Очрашырбыз барыбер дип, Сиңа өмет биргән идем. Беләм, өндә көткән идең, Татлы хисләр йөрткән идең. Күзләремә туры карап, Хыялыңда үбкән идең. Хәзер инде мин үзем дә Төшләремнән чыга алмыйм, Өннәремдә үбәр өчен Яннарыңа бара алмыйм. Төшләр, төшләр, татлы төшләр, Чыгарыгыз өннәремә. Тутырып карыйсым килә Сөйгәнемнең күзләренә!
  • Син кайтмадың... (Мансур Мозаффаров музыкасы,Сәхаб Урайский сүзләре.) Бакчаларда гөлләр чәчәк атты Тормышыбыз кебек ямьләнеп; Урман күлләренә аккош кайтты, Сандугачлар килде әйләнеп. Сандугачлар килде, аккош кайтты, Син кайтмадың киткән җиреңнән; Аккош китәр урман күлләреннән, Син китмәссең минем күңелемнән. Аккош китәр килгән якларына, Һаваларда канат кагынып... Бик ямансу булган чакларымда Кемгә карыйм, сине сагынып. Дошман явын тар-мар иткән чакта, Йөрәгеңнән кайнар кан тамды; Үзең үлсәң, матур исемең калды, Туган илгә даның таралды.
  • АЗАТ АБИТОВ - СӨЮ ХИСЕ 1. Исеңдәме, иркәм, Кышын, җәен, иртән Мәктәп юлын бергә таптадык. Дәрестән соң бездә Хәзерләндек бергә, Шигырьләрне бергә ятладык. Кушымта: Балалык тиз узды, Сөю хисе туды, Аңлаштылар сүзсез йөрәкләр. Кирәкмәде сүзләр, Җитә калды күзләр, Саф иделәр безнең теләкләр. Теләкләр саф иде 2. Инде яшьлек күптән Безнең кырдан үткән, Еллар акты инде су булып. Юк шул инде сүзең, Күренмисең үзең, Ялгыз янам сүнмәс ут булып. Кушымта 3. Тормыш китте үтеп, Юк бәхетне көтеп, Калган юлны ничек үтәргә? Әгәр янса йөрәк, Сагынулардан йөдәп, Әрнүләргә ничек түзәргә? Кушымта Альбина Абитова көе; Резеда Азизова сүзләре. Бэк вокал: Рәсим Фасыйхов Аранжировка
  • "Юллар котэ" Ризван Хаким кое. Марат Кабиров суз. 1.Юллар котэ, Юллар котэ, Юллар котэ тагы да! Уз юлымнан жилдерэмен Язмышым кочагына. куш: Торле чаклар булыр эле, Юлларым озын эле. Чит ятларга сер биру юк. Уземнен юлым эле! 2.Алда нилэр коткэнлеген Белергэ телэмимен, Уз юлымны, ят - ятларга Итмэсен белэмен мин. 3. Булыр диеп шатланыр чак, Булыр еларлык чагым. Елатырлык кайгыларны, Жинеп чыгарлык чагым! 4. Кумелермен томаннарга, Калырмын бураннарда. Кул селтэргэ ашыкмагыз, Уз юлы булганнарга.