Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Популярные татарские песни.
Страница 14

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Pop

Pop (популярная музыка) — область массовой культуры, охватывающая различные формы, жанры и стили развлекательной и прикладной музыки
  • Очраттым да сине юлларымда Гашыйк иттең мине үзеңә Шул минуттан нидер булды миңа Уйларымда бары син генә Кирәк түгел миңа ярты бәхет Һәм узгынчы хисләр таш кына Гомер буе сөю сине белә Сиңа тагы йөрәк ашкынды Бәхет бит ул бер-береңне сөеп Ике йөрәк бергә типкәндә Йә насыйп булган тормыш юлларымнан Икәү җитәкләшеп үткәндә Язмышыма тигән бүләгем син Кабул итче минем сөюне Гомерлеккә минем ярым булып Бәхетле ит мине үзеңне
  • 1. Картаясы килми һичтэ Гомер килеп житсэ дэ Мэхэббэттэн янам коям Чэчлэргэ чал тошсэ дэ Кушымта: Житмешемдэ сиксэнемдэ Узарга язсын безгэ Охмажлар матур дисэлэр дэ Китэсе килми жирдэн Яшик эле бу жирдэ 2. Яшем алтмышта булса да Кунелем унсигездэ Яшик эле бергэ бергэ Мэхэббэт дингезендэ 3. Яшик эле бу донъянын Кадерен белеп кенэ Союлэрдэн янып коеп Бэгърем диеп кенэ Туксанымда йозлэремдэ Узарга язсын бергэ Охмажлар матур дисэлэр дэ Китэсе килми жирдэн Яшик эле бу жирдэ
  • Җырлыйк Борай көйләренә, Без бит Борай яклары. Башкаемның ни уйларга Белми торган чаклары. Кулъяулыгым төшеп калды Борай болыннарында. Үземнең дә исем китә Болай булуларыма. Бара торгач бер утырдым Биек тау билләренә. Без түгел кошлар талпына Кайтырга илләренә. Урал тавы кайда диләр, Урал тавы күренми. Яшьлектәге саф мәхәббәт Нишләсәң дә сүрелми.
  • Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде, Аерылыштык, җылы калмаган. Мин синеке, син минеке булып, Икебезгә яшәү язмаган. Бәлки бер шакырсың ишегемне, Газаплы да, көтү татлы да. Авыр ялгызлыктан икебезгә Бәхет назларына хакым бар. Үкенечкә булган очрашу дип, Ачу атмаек без үткәнгә. Әрнүләрдән изге шәмнәремне Кабызалмам синнән бүтәнгә.
  • Ак күл өсләрендә ак томаннар, Күтәрелә танңнар атканда. Сыгынып кайтам туган якларыма. Шомырт шаулап чачәк атканда. Яшьлегемә кайтам еллар аша, Тугайларга, якты күлләргә. Кубәләктәй очып, гөлләр кочып, Менәр өчен яшел үрләргә. Бугенгедәй истә үсмер чакта Суларыңда чумып уйнадым. Онытмам мин сине туган ягым, Төнбоеклы ак күл буйларын.
  • Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачы, әйтеп сайра, Сөйгән ярым кайларда? Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем. Акрын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын. Агыйделләр дулкынлана, Дулкынлана, комлана; Басып сайрар талы сынса Сандугач та моңлана. Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде. Син булмагач күңелемне, Кемнәр юатыр инде. Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә. Онытасым юк үгәндә дә – Гүрләргә кергәндә дә.
  • Тормыш ул бит, бер карасан? Елмаеп колгэн кебек. Икенче яктан карасан?, Шэмнэре сунгэн кебек. Килэ ява, килэ ява Иялэшкэн бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут. Гол булсам, усэр идем лэ. Жил булсам, исэр идем, Алма булып, алларына Озелеп тошэр идем. Килэ ява, килэ ява Иялэшкэн бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут. Абау, Аллам, "уф" та димим – Уфтана димэсеннэр. Уфтанырга калган бу, дип Дошманнар килмэсеннэр. Килэ ява, килэ ява Иялэшкэн бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут.
  • Идәнегез тигез икән, Фанер җәйдегезме әллә? Килдегез дә утырдыгыз, Тамыр җәйдегезме әллә?! Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле.2 рза Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле. 2 раза Беләзегем-йөзегем, Киярмен әле үзем. Ятка бирер ярларым юк, — Сөярмен әле үзем. Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле. Проигрыш Агыйделнең суы ага, Су астыннан ком ага. Матурлар чибәргә бара, — Мине кайсыгыз ала? Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле.
  • Ак сусарлар хәбәр бирә Судагы кондызларга. Мин сагынсам, айга карыйм, Син кара йолдызларга. Алларыма җыеп алдым Карурман миләүшәсен. Нурлы йөзләреңә карап, Бар микән серләшәсем?! Алтын ияр, атлас мендәр Килешә җирән кашкага. Мин сагынсам, чыгып карыйм Сайрый торган кошларга. Карурманга кергән чакта Карадым мин каерылып. Карамадым мин каерылып, Дустым калды аерылып.
  • Ай батканда, таң атканда Уздым җырлап урамнардан. Ай батканда, таң атканда Кемнәр язмыш юрамаган?! Сана, кәккүк, сана таңнарымны, Сана, кәккүк, сана төннәрне. Көннәремә салдың кәккүк моңы. Кочагыңа алдың кемнәрне? Ай батканда, таң атканда Кайтып киләм туйларыңнан. Төн карасы, җан ярасы Китми минем уйларымнан. Сана, кәккүк, сана таңнарымны, Сана, кәккүк, сана төннәрне. Көннәремә салдың кәккүк моңы., Кочагыңа алдың кемнәрне? Ай батканда, таң атканда, Җырлыйм да күк, җылыйм да күк. Мең шатлыклар телим сиңа… Туктамыйча сана, кәккүк! Сана, кәккүк, сана таңнарымны. Сана, кәккүк, сана төннәрне. Көннәремә салдың кәккүк моңы.. Кочагыңа алдың кемнәрне?
  • Юлда йөрсәм, никтер күңелем Яктыра матур уйлардан. Нинди серләр бардыр офыкта? — Чакыра әллә кайларга. Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә? Илем иркен, юллар киң, озын, Иге-чиге юк юлларның. Тели күңелем һәр кешенең Җирдә бәхетле булганын. Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә? Юлда йөрсәм, никтер күңелем Очар коштай канатлана. Әйтерсең лә балачагым Һәм яшьлегем кабатлана! Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә?
  • Бер генә минутка, барсын да оныт та, Кил әле, кил әле яныма. Ягымлы карашың кояштай карасың Сагыштан әрнегән җаныма. Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам, Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?! Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем, Гел сиңа талпынды хисләрем. Син тере шатлыгым, тормышым маягы, Йолдыз син күңелем күгендә. Бик соңлап кайтсаң да, кайчан да, кайчан да, Урының йөрәгем түрендә.
  • Саргаямын сагышлардан, Сәгать саен сагынам. Сиңа сәлам илтергә дип, Аккош канат кагына. Кушымта: Сандугачлар өзеп сайрый Минем сагышларымны. Барсыннар әле яныңа, Борма аккошларымны. Аккошлар сүзсез аңлаша, Их, син дә аңла, иркәм. Аккошлар тәрәзә кага, Ач тәрәзәңне иртән. Кушымта. Әйтергә генә кыймыйсың, Сөясең син дә, беләм. Сөюеңне язып җибәр, Аккош канаты белән
  • Җәйге кичтә чыгам болыннарга — Икәү генә йөргән җирләргә. Ул вакытлар калды, микәнни соң Инде сагынып кына сөйләргә?! Ул көннәр, ул көннәр Йөрәктә, йөрәктә. Яратып яшәве Кыен да, рәхәт тә. Җаннарыма шифа булыр төсле, Чишмәләргә карап моңлансам. Кавышуга булган өметләрем Яңаралар сине уйласам. Сагынып, зарыгып, Уйланам, моңланам. Кавышу көннәрен Күзаллап юанам. Ялгыз гына кичке болыннарда Йөрмәс идем эчем пошмаса. Йөрәгемдә янган утларымны Җырлап басыйм әле ичмасам. Уйлыймын мин сине Көнен дә, төнен дә. Иң якты йолдыз син Күңелем түрендә.
  • Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын.
  • Җырла, җырла дип әйтәсез, Сезгә нинди җыр кирәк? – 2р Сезнең өчен җыр җырларга Сандугач теле кирәк! Ай җаный, вай җаный, Сандугач теле кирәк. Уфа – Казан юлларының Баганалары чыршы. – 2р. Башларыңа моңнар төшсә Сез дә булырсыз җырчы. – 2р. Безнең урман куе урман, Карап үтәргә кирәк.-2р Җыр белмәгән, җыр сөймәгән Безнең якларда сирәк.-2р Әй май үтә, май үтә, Май үтә дә, җәй җитә.-2р Май үткәнгә кайгырмагыз, Безнең яшь гомер үтә.-2р.
  • Мин китэмен инде еракларга Туган ягым синнэн аерылып Туган ягым синнэн аерылып Сойгэнемне синдэ калдырып Зэнгэр томаннар артында Бик еракларда калсамда Мин жырлармын озлеп озлеп Туган ягым сине сагынып Йорэккэем эрнеп янганда. Бик сагындым сине туган ягым Тал тирэкле идел буйларын Жэйлэр житкэч шаулап уйный торган Ямле матур сабантуйларын Бер кайтасы иде туган якларга Ялан аяк йоргэн якларга Бер кайтасы иде яшлегемэ Тэуге мэхэббэтем янына.
  • 1)КУЛЫНДАГЫ ГАРМУНЫННЫН НИЧЭ ИКЭН ТОЙМЭСЕ? КУЗ КАРАШЛАРЫН СОЙКЕМЛЕ, КИЛЭ СИНЕ СОЯСЕ. ГАРМУНЫНЫН ТОЙМЭЛЭРЕН,НИЧЕК БЕЛЕП БАСАСЫН? ЭЛЛЭ ИНДЕ ОЯЛАСЫН, КЫЗЛАР КУРСЭН КАЧАСЫН. КУЛЫНДАГЫ ГАРМУНЫННЫ, НИК ОЗДЕРЕП УЙНЫЙСЫН? МАТУР КОЙЛЭР САЙЛЫЙ-САЙЛЫЙ, КЕМНЕ ГЕНЭ КУЗЛИСЕН? ГАРМУНЫНЫН ТОЙМЭЛЭРЕН,НИЧЕК БЕЛЕП БАСАСЫН? ЭЛЛЭ ИНДЕ ОЯЛАСЫН, КЫЗЛАР КУРСЭН КАЧАСЫН. КУЛЫНДАГЫ ГАРМУНЫНЫН, КАЕШЫ ЯНА ИКЭН. НИГЭ ИРКЭМ,СИНЕ УЙЛАП, ЙОРЭГЕМ ЯНА ИКЭН?
  • Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Кайгыларым бетәр иде Сине күреп сөйләшсәм. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйлделгә басма салдым Каенын сайлап кына. Яннарына барыр идем Кош булып сайрап кына. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйделкәйне кичкәндә Җырлыйм ишкәк ишкәндә. Өзелә үзәк, яна йөрәк Җаныем искә төшкәндә. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйдел суы тирбәлә Уртасында сал булса. Суга салсаң, калкып чыгар, Безгә насыйп яр булса Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?
  • Сау бул инде, дисең, сау бул инде, Йөрәккәем кинәт туктап куйды. Куллар инде кулдан аерылды, Ике канат, гүя каерылды. Ишеттеңме икән тавышымны? Мин көтәрмен һәр көн кавышуны. Бергә йөргән сукмакларга табынырмын, Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын. Салкын гына өздең араларны, Нинди сүзем сине яралады? Адымнарың йөрәк санап торды: — Аерылдык, — диде, — аерылды… Ишеттеңме икән тавышымны? Мин көтәрмен һәр көн кавышуны. Бергә йөргән сукмакларга табынырмын, Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.
  • 1.Язмышыңны яктыртырлык йолдыз Булып яна алам, әгәр янсаң. Күзләреңне яшермә әле миннән, Яңгыр булып керфегеңә тамсам. Кушымта:Таңнда җылы җилләр булып,җилләр булып исеп Күңел болытларың таратырмын. Бу җирдә, бу җирдә, соңгы сулышкача Сине генә, сине, яратырмын. 2.Чуалтмаска язмыш йомгакларын Аларга шуышканда томан. Сине миңа илтер сукмакларда Эзләреңне үбәр яфрак булам. 3.Бураннарда кар бөртеге булып Мин явармын сине акка күмеп. Еллар аша барам инде үзем Синең җан җылыңа әверелеп.
  • 1.Уйландырып монландырып Ап-ак кар коела Тэуге карлар тэуге ярдай Йорэккэ уела Кушымта: Жанны телеп ботерелеп Ап ак карлар ява Беренче кар тэуге ярдай Гел хэтердэ кала 2. Онытылмый оныттырмый Тошлэремэ кереп Эреп юкка чыгар бу кар Тэуге сою кебек 3. Кавышалмый сагышланган Йорэк мэнге яна Жиргэ тошкэнче ук эреп Бетэ беренче кар