Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Популярные татарские песни.
Страница 10

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Pop

Pop (популярная музыка) — область массовой культуры, охватывающая различные формы, жанры и стили развлекательной и прикладной музыки
  • Сәбәпләрен табасылар килде кабат кабат уйлап карадым ә шулайда минән китеүеңне. әле һаман аңлый алмадым Йя нишләтим икән сөюемне Йөрәгемдә килеш түзимме Әллә инде сине аңламадым аңламадым әллә үземне Аңламадым китеүеңне бердә сөюемне син бит беләсең мин түзәрмен бәлки түзә алырмын ә син үзең ничек түзәрсең Аңламадым синең китеүеңне нигә життек шушы хәлләргә ә ишекләр бикләнмәгән әле кайтасылар килсә әгәрдә
  • кайтыр юлга карап котеп балаларын авырлык тошкэндер кузенэ без синен кебек тырышлар шуна дэрэжэ унышлар исэнлек телибез узенэ борчылма энкэй кайгырма безне тик чакрымнар аера кунлебез бергэ гел синен бн ашкынып кайтабыз янына. жиде балан жыелышып жиде яктан кайттык энкэй синен янына изге доган кинэшлэрен канына сенсен яшьлэрнен шэфкэтьлек остэсен жанына. жыелырбыз тагын учак тирэли синен бн кунел яшэрэ шул учакнын утын саклап туганнарнын хакын хаклап яшэргэ дэ безгэ яшэргэ курешеп яшэргэ язсын ла жэен дэ кышын да язын да исэн имин булып куану шатлыкта насыйп булсын очрашу тагында.
  • Кышкы ялкын Язылмаган җырлар... Кабынмаган җаннар... Бураннарда дөрләп Бүген кышлар яна. Язлар көтә язмыш Тәрәз төпләрендә, Янгыннарга ябышып Гөлләр күтәрелә. Ахыргача яну Беләм, мөмкин түгел. Кышкы гөлләр булып Язлар көтәм бүген, Салкын тәрәзләрдән Ала алмый күзем. Янгыннарын кышның Мин кабыздым үзем. Зимнее пламя Ненаписанные письма... Не рождённые души... В буране сегодня с треском горит зима Я жду весну на подоконнике судьбы цепляясь за пламя поднимаются цветы Я понимаю, что нельзя выгореть до конца Как зимние цветы я жду весны сегодня Не могу отвести глаз с холодных окон Я зажгла пламя зимы сегодня..
  • Гашыйкларның үз дөньясы аның, Аңламассың барыбер, күзләмә! Иңләр өчен күкне, канат куйган Мәхәббәттән гөнаһ эзләмә! Упкыннарга очар чакларыңда Ялгызлык үзәгең өзгәндә, Киләчәккә яшәү көче биргән Яратудан гөнаһ эзләмә! Өметсездән йөрәк әрнегәндә, Бар дөньядан күңел бизгәндә, Тормышыңны бәхетләргә төргән Мәхәббәттән гөнаһ эзләмә! Аңлаганнар-санлаганнар гына Мәхәббәт алдында тезләнә. Шыксыз төндә бер тамчы нур булган... Сөюләрдән гөнаһ эзләмә (Г.ШАҺБАН)
  • Кыр казлары җырлап, Кыр казлары елап, Каңгылдашып оча көз җиткәч. Йөрәк әрнеп кала, Йөрәк сыкрап яна, Кыр казлары кебек син киткәч. Әллә яңгыр ява, Әллә яшьләр тама, Юлларыннан киткән кошларның. Йөрәк сине көтә, Еллар үтә, үтә, Син онытма җирдә мин барын. Кыр казлары кайтыр, Тугай чәчәк атар, Күл дулкынлар казлар кагынудан. Көткән бушка китмәс, Йөрәк әрнеп типмәс, Син кайтырсың — үтәр, үтәр сагынулар.
  • Ишетмисең… (Р.Уметбаев муз., Г.Шакирова сүз.) 1.Нигә инде сүзләремә Ышанырга теләмисең? Сөйләшик әле, иркәм, бер, Әллә мине белмисең. Мин бит сиңа әйтәм гел, Инде тәү күргән көннән: Беркемне дә синедәй Яратмам, диеп бүтән. Кушымта: Ишетмисең, ишетмисең, Син бит мине ишетмисең. Минем әйткән сүзләремдә Дөреслекне дә күрмисең. 2. Үзсүзләнмә, киреләнмә – Матур түгел бердә шулай. Синең усал сүзеңнән Йөрәктә давыл уйный. Акыллым бул, матурым, Елмай әле, иркәлә. Ишет минем сүземне, Бәхет булсын гаиләдә. 3. Ишетмәгән сүзләрне Кабатлармын тагы да. Тормыш булгач була икән Карасы да агы да. Гаиләбезнең кояшы син. Жылы булгач эй рәхәт. Ачы жилне кертмә янга, Назларың өчен рәхмәт
  • 1.Ярат, диеп ничек әйтим сина, Ишетмәгәч синнән жавапны. Белсәң иде, синең белән генә Мин үземне сизәм канатлы. Кушымта: Ярат мине, диеп әйтеп булмый, Шакып булмый йөрәк түренә. Яратулар булса кара-каршы, Бәхетләр дә шуннан үрелә. 2.Яратам шул сине дәшми генә, Хисләремне килми сөйлисем. Мин яратам сине гел үземчә, Тик уземчә килә сөясем. 3.Яратмасаң, әйдэ яратмассын. Яннарымда гына бул бары. Син янымда булсаң – шул да житә, Үкендермәс гомер юллары.
  • Горур атлый ата каз, Урамда, күрәсең, яз. Сыерның күзендә наз, Димәк, ул быел буаз. Тама тамчы, эри кар, Сабан көтә басулар. Бүген бар да шулай булса, Иртәгә дә өмет бар. Рәхәт табып иртәдән Атлый песи киртәдән. Канатын кага әтәч, Янына тавык килгәч. Болытлар юк, күк зәңгәр, Саф һава сулый өйләр. Исән-имин кышны чыктык, Яз иртә килә диләр. Бары да әйбәт булыр, Көн артыннан көн туар, Сүнмәс кояш, сибер наз. Бары да әйбәт булыр, Күктә шаян ай туыр, Авылда, ниһаять, яз. Галәмдә, ниһаять, яз. Койма буена чыккан Тагын әрсез кычыткан. Хәбәр итә саескан: “Кемнәрдер мунча яккан”. Бар кошлар күптән килгән, Тау бите яшел чирәм. “Без дә киенә башлыйк”, - дип Тирәкләр башын игән. Нәрсәдер күргән бугай, Шатланып өрә маэмай. Буш түгел иске оя, Сыерчыклар өй җыя. Бик тыныч авыл киче, Урамда мунча исе. Шулай гына барсын тормыш, Килә озак яшисе. Бары да әйбәт булыр, Көн артыннан көн туар, Сүнмәс кояш, сибер наз. Бары да әйбәт булыр, Күктә шаян ай туыр, Авылда, ниһаять, яз. Галәмдә, ниһаять, яз.