Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песни под медленный танец на татарском языке.
Страница 2

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Медляк

  • (А.Хәкимҗанов тексты, Айзилә Вахитова көе) Ара тагын ерак Ике арада безнең Йолдызлар тузаны, Сызгырган ачы җил. Ишетсә йөрәгең - Җый да син хисләрне, Моң булып сарылып, Әйдә кил. Кушымта: Көтәмен, Күкләрдә йолдызлар атыла - Теләгем һичшиксез тормышка ашачак. Беләм бит кайтасың. Ә моңсу хисләрем Таң белән офыкка качачак. Сискәнде ярадан, Чакрымнар арасын Яшь каен тәрәзә төбендә. Күңелне юатып Кочаклый-кочаклый Кулларын куйгандай  Иңемә. Кушымта. Ә  җаным көтәдер Син киткән яклардан Бер хәбәр назыңа төренгән. Иртәнге чыклардай Коела яшь булып Сагыну хисләре күңелдә.
  • Назлардан назлы кулларыңны Алырмын җылы кулларыма Иреннәрем белән сызармын Бәхет сырларымны. Без бүген дә ябарбыз Ятлардан ишекләрне Тәрәзәләр, тәрәзәләр Бүген ябарбыз Әйдә качарбыз Барлык уйларны читкә Читкә куеп торайык Тәрәзәләр, тәрәзәләр Белән капларбыз Икәү калабыз
  • "Кошларым" (В.Ахметшин кое, Н.Йосыпова суз.) Кайткан кошларым кабат китмэгез, Ерак иллэрдэ иркен димэге, Туган ил ямле,сулары тэмле Сызылып аткан таннары ямьле, 2. Китэсе булгач нигэ кайтасыз? Авыр юлларда арып каласыз? Туган илемдэ гузэл кошларым, Шатлык коенэ, Мэнге Сайрагыз! 3. Киткэн кошларым кабат кайтырлар, Зэнгэр куклэрдэ канат кагырлар, Канат кагырлар ,туктап сайрарлар Туган илкэйне алар сагналар! 4. Туган илемдэ гузэл кошларым, Шатлык коенэ, Мэнге Сайрагыз!
  • "Оч,кунелем" (Кадрия Наил суз. Ильдус Салахов кое.) 1. Оч кунелем ерак офыкларга, Югарыга очар кош булып тургай жырын кебек монын кайтсын, Туган жиргэ матур жыр булып. 2. Жырын белэн туган жирне зурлап, Оч син зэнгэр куклэрне инлэп. Газиз туган якнын матурлыгын, Булмый икэн бер нигэ тинлэп. 3. Оч кунелем жырын жырлый, жырлый, Бар доньяга монын таратып. Юлларында каршы жиллэр очрап, Сындырмасын хыял канатын.
  • Син кайтмадың... (Мансур Мозаффаров музыкасы,Сәхаб Урайский сүзләре.) Бакчаларда гөлләр чәчәк атты Тормышыбыз кебек ямьләнеп; Урман күлләренә аккош кайтты, Сандугачлар килде әйләнеп. Сандугачлар килде, аккош кайтты, Син кайтмадың киткән җиреңнән; Аккош китәр урман күлләреннән, Син китмәссең минем күңелемнән. Аккош китәр килгән якларына, Һаваларда канат кагынып... Бик ямансу булган чакларымда Кемгә карыйм, сине сагынып. Дошман явын тар-мар иткән чакта, Йөрәгеңнән кайнар кан тамды; Үзең үлсәң, матур исемең калды, Туган илгә даның таралды.
  • Бэгрен таш булса?! Тамчылар тама, Ниге туктамый?! Йолдызлар яна, Ниге йокламый?! Кузлярен кара,йорягем яна Бэгрен таш булса,онытып кара.. Кузлярен кара,Йорягем яна Бэгрен таш булса,онытып кара.. Оныта курмя, Минем союне. Минем кузлярне, Минем сузлярне. Ранжеп упкэля,кояшем батма Иртянге жилдя, мине уятма. Ранжеп упкэля,кояшем батма Иртянге жилдя, мине уятма. Мин киткеч тенде Кул яулык була Мин югалгач та Борылып кара. Кузлярен кара,йорягем яна Бэгрен таш булса,онытып кара.. Кузлярен кара,йорягем яна Бэгрен таш булса,онытып кара..
  • Хуш инде, мәңгегә хуш инде! Китә яз, китә наз, кыш инде. Тагын бер текәлеп карыймчы, Рәсмеңне күңлемә алыймчы. Ул китә, кайтмаска дип китә. Соң килде мәхәббәт – ник китә? Чаналар кузгалып киттеләр, Йөрәкне сыздырып үттеләр. Эзләрен кар-буран сылады, Юлларга җил ятып елады. Хуш инде, мәңгегә хуш инде, Үтте яз, буранлы кыш килде
  • Белә торып күңел әрнегәнен Төшләремә нигә керәсең? Еллар аша кайтып яшьлегемә Сине генә килә күрәсем, Килә күрәсем, килә күрәсем. Төшләремдә бүләк итеп миңа Бирдең чәчкәләрнең сарысын. Болай да бит инде минем күңелемдә Мөлдерәмә тулы сагышым. Юк, кирәкми иске яраларны Син яңадан искә төшермә. Тормышыма бәхет алып килер булсаң гына кер син төшемә.
  • Гаепле бит бәгърем син үзең Юлларыңда талмасын күзең Соң бит инде кире юллар юк Язын агып киткән сулар күк Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң Гаепле без бәгърем гаепле Нишләтим соң ялгыз йөрәкне Нигә инде алдан белмәдең Бер-беребезгә кирәкне Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң Йөрәк түрләреннән төшереп Күз яшьләрен булмый яшереп Нишлим инде нишлим ялгыз мин Минем өчен юк бит инде син Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң
  • Дулкын-дулкын булып кала Агымсудан су алсаң. Үкенерсең, Сылукаем, Күз алдыңнан югалсам. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз? Айның унбише булган, Түгәрәкләнеп тулган. Сагынырсың, саргаерсың — Шул чагында мин булмам. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз? Кашыңның каралары, Тар икән аралары. Синең кебек булса булыр Сандугач балалары. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз?
  • Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың, Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын. Боларга бәрабәр ни генә бирәем, Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем. Итә күр канәгать, риза бул шушыңа, Үзеңә аталган җырымны кушып ал. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын. Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным, Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын. Ай белән кояшны бирим дип уйладым, Үрелеп алырга җитмәде буйларым. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын.
  • Менэ тагын козлэр житте, Менэ тагын яфрак коела. Салкын кознен сары тосе Сагыш сала, кунел боега. Кайдан сине эзлим икэн, Кошлар белэн китим микэн? Иннэремдэ талмас чиркэм, Юлларымда сары чирэм. Кил син, кил син, узен кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Эле дэ сон тугел. Козге тойгы салкын жилдэн Ошегэндер, эллэ боеган. Син яшэгэч, яшим мин тон, Кунел белэн сина сыенам. Кил син, кил син, узен кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Эле дэ сон тугел. Тэрэзэдэн карыйм тышка, Коз жыена тагын кышка. Ометемне юкка баглыйм, Быелгы коз утэр бушка. Кил син, кил син, узен кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Эле дэ сон тугел.