Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песни про любовь на татарском языке.
Страница 7

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Любовь

Любовь — это самое сильное, прекрасное чувство в мире, и прожить его надо наслаждаясь им.
  • Мин яратам сине, эх язмыш Булган очен торле тослэрдэ. Бэхетле тик булырга Тиештер hэркем бу жирдэ. Припев: Гомер берэу берэу, Туып торсын алсу таннар. Язлары, козлэре, Куандырсын кунеллэрне. 2.Булэк бит ул булган дусларым, Якыннарсыз булмый тугансыз. Бэхетле бу язмышка Рэхмэтлемен Ходаема.
  • Ишетмисең… (Р.Уметбаев муз., Г.Шакирова сүз.) 1.Нигә инде сүзләремә Ышанырга теләмисең? Сөйләшик әле, иркәм, бер, Әллә мине белмисең. Мин бит сиңа әйтәм гел, Инде тәү күргән көннән: Беркемне дә синедәй Яратмам, диеп бүтән. Кушымта: Ишетмисең, ишетмисең, Син бит мине ишетмисең. Минем әйткән сүзләремдә Дөреслекне дә күрмисең. 2. Үзсүзләнмә, киреләнмә – Матур түгел бердә шулай. Синең усал сүзеңнән Йөрәктә давыл уйный. Акыллым бул, матурым, Елмай әле, иркәлә. Ишет минем сүземне, Бәхет булсын гаиләдә. 3. Ишетмәгән сүзләрне Кабатлармын тагы да. Тормыш булгач була икән Карасы да агы да. Гаиләбезнең кояшы син. Жылы булгач эй рәхәт. Ачы жилне кертмә янга, Назларың өчен рәхмәт
  • 1.Ярат, диеп ничек әйтим сина, Ишетмәгәч синнән жавапны. Белсәң иде, синең белән генә Мин үземне сизәм канатлы. Кушымта: Ярат мине, диеп әйтеп булмый, Шакып булмый йөрәк түренә. Яратулар булса кара-каршы, Бәхетләр дә шуннан үрелә. 2.Яратам шул сине дәшми генә, Хисләремне килми сөйлисем. Мин яратам сине гел үземчә, Тик уземчә килә сөясем. 3.Яратмасаң, әйдэ яратмассын. Яннарымда гына бул бары. Син янымда булсаң – шул да житә, Үкендермәс гомер юллары.
  • БӘХЕТЕҢНЕ БҮЛЕШМӘ Бәхетеңне тапсаң, бүлешмә. Бәхет таптым,- диеп, килешмә. Якын дустың яшерен серләшер, Синең бәхетеңә көнләшер. Куш: Бәхет бит ул - матур төш кенә, Өзелердәй ефәк, җеп кенә. Олы бәхет килә бер мизгел, Чын бәхетне таный тик сизгер! Бәхетеңне тапсаң, бүлешмә. Дошманнарың белән күрешмә! Дошманнарың аяк чалырлар, Бәхетеңне тартып алырлар. Куш. Бәхетеңне тапсаң, мактанма. Дуслар арасында шатланма! Шатлыгыңны тартып алырлар, Сары сагышларга салырлар!
  • 1)Беләм беләм барсы бөтте Уртак түгел таңыбыз Хәзер инде бөтенләйгә Аерылды юлыбыз Ничек инде ничек була Алга таба нишләргә Нинди дәвалар табыймсын Сүрелмәгән хисләргә Кушымта: Ләкин сине оныта алмыйм Элеккечә яратам Көн дә ничә уйларымда Янына барып кайтам 2)Син дип уйлаган уйларымны Кайчан булыр ахыры Кайчан гына туктар икән Бу сагышның яңгыры Ничек инде ничек була Алга таба нишләргә Нинди дәвалар табыймсын Сүрелмәгән хисләргә Кушымта: Ләкин сине оныта алмыйм Элеккечә яратам Көн дә ничә уйларымда Янына барып кайтам
  • Авыр булган чакларыңда, Җырларымны шунда тынла. Алар бит алар барысыда Тик сиңа багышлана. Синең турында минем бөтен уйларым, Сине генә җаным яратамын. Исеңдәме иркәм синең белән бергә Йөргән идек икәү таңнар атканда. Йолдызларга карап, үтә идек парлап Мин бәхетле идем шушы чакларда. Авыр булган чакларыңда, Җырларымны шунда тынла. Алар бит алар барысыда Тик сиңа багышлана. Җырларымда саф мәхәббәт, Анда бары безнең язмыш. Истә чикне иркәм, ничек синең белән Барган идек бергә зәңгәр күл буена Анда сөю сузең әйткән идем узем Ә кулларың иде минем кулымда Авыр булган чакларыңда, Җырларымны шунда тынла. Алар бит алар барысыда Тик сиңа багышлана.
  • Йөрәк күрә бары сиңа Синең исем белән аталган Башкаларны кертми купме гомер Бары сиңа диеп сакланган Припев: Сине эзләп уттем елларымны Саф хисләргә гашыйк исәр мин Сине таптым хәзер яннарымнан Җибәрмим, җибәрмим, җибәрмим Кирәк булса мәхәббәтем өчен Океан суларын кичәрмен Каршы килсәң минем юлларыма Үткән бәхетем диярмен Припев: Сине эзләп уттем елларымны Саф хисләргә гашыйк исәр мин Сине таптым хәзер яннарымнан Җибәрмим, җибәрмим, җибәрмим
  • Менә тагын көзләр җитте, Менә тагын яфрак коела. Салкын көзнең сары төсе Сагыш сала, күңел боега. Кайдан сине эзлим икән, Кошлар белэн китим микән? Иңнәремдә талмас җилкән, Юлларымда сары чирәм. Кил син, кил син, узең кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Әле дэ соң тугел. Көзге тойгы салкын җилдән Өшегәнме әллә боегып? Син яшәгәч, яшим мин төн, Күңел белән сиңа сыенам. Кил син, кил син, узең кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Әле дә соң тугел. Тэрәзәдән карыйм тышка, Көз җыена тагын кышка. Өметемне юкка баглыйм, Быелгы көз утәр бушка. Кил син, кил син, узең кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Әле дә соң тугел.