Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни

Песни про любовь на татарском языке.
Страница 6

Группа вконтакте

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Любовь

Любовь — это самое сильное, прекрасное чувство в мире, и прожить его надо наслаждаясь им.
  • Em D C G Су буенда ялгыз аккош D B7 Em Каерылган канатлары. Em D C G Канатларны каера ул D B7 Em Аерылу газаплары. Em Am Аерылмагыз, аерылмагыз D G B7 Булса да сәбәпләре. Em Am Канатларны каера ул D Bm Em Аерылу сәгатьләре. Em D C G Ят кошны пар итмәс аккош D B7 Em Ялгыз канат какса да Em D C G Бездә бергә булалмабыз D B7 Em Сулар үргә акса да Em Am Ялгыз аккош күргән саен D G B7 Өзелә бәгырьләрем, Em Am Нигә соң бергә чакларның D Bm Em Белмибез кадерләрен. Em D C G Талларга карап моңаям D B7 Em Ялгыз минутларымда Em D C G Бер ялгызымны калдырма D B7 Em Мәхәббәт утларында Em Am Талларга барып сөялдем, D G B7 Белмәдем бөгеләсен. Em Am Белмәдем талларга карап, D Bm Em Үзәгем өзеләсен.
  • Сагынып яңа йөрәк очрашабыз ник сирәк? Яшәр очен, яшәр очен, миңа бары син кирәк Сиңа барыр юлымда үсә куе тал тирәк Адаштырмас очен юлда, миңа бары син кирәк Мең торле газапларны сыйдыра бит бер өйрәк Иң бәхетле булыр очен миңа син генә кирәк Сәләм килә үзең юк, озелә шуңа узәк Серләремне сойләр очен миңа бары син кирәк Яратулы караштан, голләр усә тизерәк Иң матурым дияр очен миңа бары син кирәк. Мең торле газапларны сыйдыра бит бер өйрәк Иң бәхетле булыр очен миңа син генә кирәк Йогереп менәр идем таулары биегерәк Шунда бергэ менәр очен миңа, бары син кирәк Авыр чаклар килгәндә , булырмын сина торәк Сынауларны узар очен, мина бары син кирәк. Мең торле газапларны сыйдыра бит бер өйрәк Иң бәхетле булыр очен миңа син генә кирәк
  • Син мине эзләмә Эзләр ерак калды Без уткән юлларга Ап-ак карлар салды Йөрәккә үрләде Салкынның карлары Дуслармы көнләште Дошманмы каргады Эзләмә мине,зинхар эзләмә Минем эзләрне син күзләмә Кайтмаслар инде бу серле кичләр Яңармас кабат сүнгән хисләр Югалттык күптән, саклый алмадык Сөю кадерен соңлап алдың Эзләмә мине, хәзер мин ерак Кичерә алмас яралы йөрәк Сөюнең урманы караңгы төн булып Адашкан сагышта көзге гөлләр сулды Күрешер көннәрне кәккүккә юрамас Мәхәббәт шахыйты якты йолдыз янмас Эзләмә мине,зинхар эзләмә Минем эзләрне син күзләмә Кайтмаслар инде бу серле кичләр Яңармас кабат сүнгән хисләр Югалттык күптән, саклый алмадык Сөю кадерен соңлап алдың Эзләмә мине, хәзер мин ерак Кичерә алмас яралы йөрәк
  • Куплет 1: Инде син күптән Башканың яры Алтын читлектә Кемнең дер кошы. Хәтерлисеңме Тәүге сөюне Ул ихлас иде! Ул чынлап иде Куплет 2: Кичер, зур байлык Бирә адмадым. Гомердән артык Сине яраттым. Безне, күз нурым, Җилләр аерды. Төзәтер микән Вакыт яраны? Припев: Син күптән, күптән инде бүтән Мин күптән күптән инде бүтән Тик йөрәк айрылмый йөрәктән Үткәннәр китми хәтерләрдән. Син күптән, күптән инде бүтән Мин күптән күптән инде бүтән Тик йөрәк айрылмый йөрәктән Күз нурым һаман сине сөям. Куплет 3: Язмыш шаяртып Бер очраштырса. Син мине күргәч. Елмай, елама. Синең үз юлың Минем үз юлым Елама, елмай Минем күз нурым. Припев: 2 раза Син күптән, күптән инде бүтән Мин күптән күптән инде бүтән Тик йөрәк айрылмый йөрәктән Үткәннәр китми хәтерләрдән. Син күптән, күптән инде бүтән Мин күптән күптән инде бүтән Тик йөрәк айрылмый йөрәктән Күз нурым һаман сине сөям.
  • Куплет 1 Сине күрдем, гашыйк булдым шул мәлне Син ул идең, төшемдәге сүрәтне Мин таныдым дәшмәдем, китеп бардым Тик беркемгә мин башка карамадым Һәр вакыт, гел кабатлыйм үз үземә "Чит-ятларның ышанма бер сүзенә (дә)" Припев 2 раза Яныңда, бәгерем, синең янда Калырмын озакка, беркемне тыңлама, ярат Син минем җанда Күп еллар узсада , мәхәббәтебез арта Көтәм сине хаманда Куплет 2 Күзләрең сибә нурлар: шатлык, сөю һәм комар Йөрәгем яна сыман, сүндермим, сиңа ашкынам Күрешергә язган, хатларыңда язылган Назлы сузең җылыта, без очрашырбыз яздан. Бар дыр ахыры сөюнең дә, килешергә бел, кайгырма Югалтуга да әзер бул, йөрәгеңдә эз калдырма Җәннәттәге фәрештәм син, юксынам, нык сагынам, син үтәдең биремеңне гафу итми йөрәгемне... Припев 3 раза
  • Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Ургылыплар керсез күңелемнән Челтери шул моңнар чишмәсе, Шул чишмәнең борма юлларыннан Алып сине килә китәсе. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә. Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Минем кебек син дә уйлан әле, Ис(е)ңә төшер матур чакларны. Безнең сөю шундый гүзәл иде, Истәлекләр итеп сакларлык. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә. Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә.
  • Гүзәл дөнья, серле дөнья, Дөнья түгәрәк!"- диләр. Дөньяның бар ямен тоя Парлашып яши кемнәр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Киң күңелгә бар да сыя, Яхшы булгач ниятләр. Парлы тормыш матурлана, Булса күркәм гадәтләр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Җырлар тыңлап кем моңлана?.. Ярсыз, парсыз күңелләр... Үз илендә ялгызлар да, Юк!.. Бәхетсез түгелләр! Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр!
  • Нишлим икән һаман сине оныта алмыйм, Берничектә күңелемне юата алмыйм. Нишлим икән,кая барыйм,кая китим, Сер йомгагын кемгә генә икән сүтим. Нигә болай,нигә болай булды икән, Нигә генә сөю гөле сулды икән? Кем гаепле,синме,минме,мәхәббәтме? Нишләтергә газап булган мәхәббәтне? Мең сорауга бер җавап юк,башым җитми, Гашыйк булып йөргән чаклар уйдан китми, Мәхәббәт ул әллә бәхет түгел микән? Шул сорауга гына җавап бирче, иркәм
  • 1. Гашыйк булу гына житми Озелеп яратсын кунел Яратуны саклап яклап Калырга жинел тугел Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен 2. Парлы булу гына житми Арада сою булсын Парлар шул сою очен Гел дэ ут йотып торсын Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен 3.Ялгыз жаннар табышсыннар Гашиклар кавышсыннар Яратканнар мэнгелеккэ Тугры булып калсыннар Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен
  • Атылган йолдызлар артынан атылдык Теләдек бәхетле булырга Ихластан вәгъдәләр бирештек бирештек Гомергә янәшә калырга Йолдызлар атыла күрденме Мин барын бу җирдә белденме Син минем атылмас йолдызым йолдызым Бизәүчем мәхәббәт күгемне Өметкә уралып йолдызлар коела Икәүләп нурларын җыярбыз Кайнарлык күзләрдә ут ялкын йөзләрдә Йөрәкләр чапканда тыймагыз Йолдызлар атыла күрденме Мин барын бу җирдә белденме Син минем атылмас йолдызым йолдызым Бизәүчем мәхәббәт күгемне Йолдызлар сүңмәгез өметне өзмәгез Болытлар арага кермәгез Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән Гомерлек мәхәббәт теләгез Йолдызлар атыла күрденме Мин барын бу җирдә белденме Син минем атылмас йолдызым йолдызым Бизәүчем мәхәббәт күгемне
  • Чиксез җиһан киңлегендә, Якты йолдыз –син ул, дидең. Меңнәр арасыннан, иркәм, Сине сайлап, сине сөйдем. Припев: Куллар-кулда, күзләр-күздә, Кирәк түгел артык сүз дә. И Ходаем, теләгем бер: Парлы гомер бир син безгә. Сөюебез ялкынында Җылынырбыз икәү, иркәм. Нинди бәхет, Ходай безгә Чын мәхәббәт бүләк иткән. Күз тимәсен, сүз кермәсен, Арабызга гомер буе. Киләчәктә көтсен безне Мәхәббәтнең алтын туе