Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песни про любовь на татарском языке.
Страница 5

Исполнители

Добавить
Все татарские исполнители

Группа вконтакте

Любовь

Любовь — это самое сильное, прекрасное чувство в мире, и прожить его надо наслаждаясь им.
  • 1. Үз–үземә аптырыймын, истә син иртә-кичен. Күз алдымда синең караш, телемдә синең исем. Бәхетле мин яралама, хыялым канатларын Сиңа кадәр берәүне дә булмаган яратканым. Припев. Әллә-ниләр бирер булам битеңнән үбәр өчен, Нинди бәхет дөньяларда булуы сөйгән кешең. Көне буе уемда син, төнне төшкә керәсең. Миңа хәзер синсез яшәү – яшәү түгел, күрәсең. 2. Синең янда телләремдә сандугачлар сайратам, Йөрәк тибешем кабатлый: яратам дип, яратам. Сине кояш итеп элдем куңелем түрләренә, Мин ачкыч табармын әле синең дә йөрәгеңә. 3. Һәр иртәдә уянам мин, тик сине күрер өчен, Башларымны югалтмаска җитәрме белмим көчем. Синең өчен яшим җирдә, син үзең дә беләсең, Белүен беләсең дә бит, тик җанымны теләсең.
  • Бэгрен таш булса?! Тамчылар тама, Ниге туктамый?! Йолдызлар яна, Ниге йокламый?! Кузлярен кара,йорягем яна Бэгрен таш булса,онытып кара.. Кузлярен кара,Йорягем яна Бэгрен таш булса,онытып кара.. Оныта курмя, Минем союне. Минем кузлярне, Минем сузлярне. Ранжеп упкэля,кояшем батма Иртянге жилдя, мине уятма. Ранжеп упкэля,кояшем батма Иртянге жилдя, мине уятма. Мин киткеч тенде Кул яулык була Мин югалгач та Борылып кара. Кузлярен кара,йорягем яна Бэгрен таш булса,онытып кара.. Кузлярен кара,йорягем яна Бэгрен таш булса,онытып кара..
  • Хуш инде, мәңгегә хуш инде! Китә яз, китә наз, кыш инде. Тагын бер текәлеп карыймчы, Рәсмеңне күңлемә алыймчы. Ул китә, кайтмаска дип китә. Соң килде мәхәббәт – ник китә? Чаналар кузгалып киттеләр, Йөрәкне сыздырып үттеләр. Эзләрен кар-буран сылады, Юлларга җил ятып елады. Хуш инде, мәңгегә хуш инде, Үтте яз, буранлы кыш килде
  • Җавап көтмә Роберт Андреев көе Рамил Чурагулов сүзләре «Сөям!..» диеп, «Көям!..» диеп Иөрмә син артларымнан. Башка берәү йөрәгемдә, Башка берәү җанымда! Җавап көтмә, җавап көтмә Эчкерсез сөюеңә. Син миңа насыйп түгелсең, Мин насыйп түгел сиңа! «Сөям!», «Яратам!» дисәң дә, Сиңа җавап бирмәмен. Мин бит һич тә сине түгел, Мин башканы сөямен. Җавап көтмә, җавап көтмә Эчкерсез сөюеңә. Син миңа насыйп түгелсең, Мин насыйп түгел сиңа! Мәхәббәтең өчен сиңа Рәхмәтлемен, кадерлем. Ач күзеңне, сиңа дигән Янында тора бәгырең. Җавап көтмә, җавап көтмә Эчкерсез сөюеңә. Син миңа насыйп түгелсең, Мин насыйп түгел сиңа!
  • Белә торып күңел әрнегәнен Төшләремә нигә керәсең? Еллар аша кайтып яшьлегемә Сине генә килә күрәсем, Килә күрәсем, килә күрәсем. Төшләремдә бүләк итеп миңа Бирдең чәчкәләрнең сарысын. Болай да бит инде минем күңелемдә Мөлдерәмә тулы сагышым. Юк, кирәкми иске яраларны Син яңадан искә төшермә. Тормышыма бәхет алып килер булсаң гына кер син төшемә.
  • Гаепле бит бәгърем син үзең Юлларыңда талмасын күзең Соң бит инде кире юллар юк Язын агып киткән сулар күк Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң Гаепле без бәгърем гаепле Нишләтим соң ялгыз йөрәкне Нигә инде алдан белмәдең Бер-беребезгә кирәкне Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң Йөрәк түрләреннән төшереп Күз яшьләрен булмый яшереп Нишлим инде нишлим ялгыз мин Минем өчен юк бит инде син Соң бит инде бәгърем, бәгърем соң Үпкәләдең нигә нигә соң Кире кайта алмыйм, алмыйм соң Хәзер инде соң бит, инде соң
  • Сагындырма,Гөлфиям, Ялындырма,Гөлфиям. Күзләреңнән иркәләп, Адашам бит мин диям. Уйларымда-Гөлфиям, Җырларымда-Гөлфиям. Мәхәббәтем йолдызы Сүнмәсен иде диям. Көннәремдә-Гөлфиям, Төннәремдә-Гөлфиям. Ялгыз гөлемә чит-ятлар Күз салмасыннар диям.
  • Дулкын-дулкын булып кала Агымсудан су алсаң. Үкенерсең, Сылукаем, Күз алдыңнан югалсам. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз? Айның унбише булган, Түгәрәкләнеп тулган. Сагынырсың, саргаерсың — Шул чагында мин булмам. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз? Кашыңның каралары, Тар икән аралары. Синең кебек булса булыр Сандугач балалары. Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз. Кайсы йолдызлар астында Йөрегән юлларыгыз?
  • Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың, Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын. Боларга бәрабәр ни генә бирәем, Бердәнбер бүләгем — тугры йөрәгем. Итә күр канәгать, риза бул шушыңа, Үзеңә аталган җырымны кушып ал. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын. Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным, Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын. Ай белән кояшны бирим дип уйладым, Үрелеп алырга җитмәде буйларым. Кадерләп үстергән мин синең җимешең, Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың. Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын, Күңелең назларын күзеңнән таныймын.
  • Менэ тагын козлэр житте, Менэ тагын яфрак коела. Салкын кознен сары тосе Сагыш сала, кунел боега. Кайдан сине эзлим икэн, Кошлар белэн китим микэн? Иннэремдэ талмас чиркэм, Юлларымда сары чирэм. Кил син, кил син, узен кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Эле дэ сон тугел. Козге тойгы салкын жилдэн Ошегэндер, эллэ боеган. Син яшэгэч, яшим мин тон, Кунел белэн сина сыенам. Кил син, кил син, узен кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Эле дэ сон тугел. Тэрэзэдэн карыйм тышка, Коз жыена тагын кышка. Ометемне юкка баглыйм, Быелгы коз утэр бушка. Кил син, кил син, узен кил, Яратам, шуны бел. Кил син, кил син, узен кил, Эле дэ сон тугел.
  • Көннәрне саныйм уфтанам Гомер үткәнгә түгел Синсез яшәү яшәү меней Күңелгә алмый күңел Синсез гомер озын икән Сагышлар да озая Ялгыз көннәремне саныйм Яшәлгән күпме зая Юкса бергә булу өчен Кайта сөю үткәнгә Өр яңадан башлау кирәк Онытып рәнҗеп үткәнең Кырыс язмыш көлеп сыный Бу адәмнәр ни кылы Икәүләшеп озәр безне Сөюнең соңгы тылы Ишетәмен тоя җаным Син дә елыйсын яшьсез Төшләремә дә керәсен Һаман үзеңә дәшеп Күрми үтмә бир кулыңны Йөрәгең миндә күптән Үкенүсез яшим дисән Җибәрмә мине бүтән
  • Мин коттем сине, коттем, Шунарга урлап киттем. Урладым сине язмыштан hэм уземнеке иттем! Припев: Синен язмыш, минем язмыш Йорэклэрне бэйлэде. Икебезгэ бер мэхэббэт Буген хислэр бэйрэме! Мин дэ каршы килмэдем Шушы иде телэгем. Синен белэн мин анладым Бу доньяда кирэгем. Припев: Елмаеп озатырмын да, Сагынып каршы алырмын. Шатлыкта да, кайгыда да, Синен белэн калырмын.
  • 1. Килясендэ сагындым бит Аласын кочеп кына Э мин шушы шатлыгымнан Йоримен очеп кына Припев: 2раза Кара элэ, кара мина Ярытыпкына кара Сизясенме жаныкаем Мэхэббэткэ юк ара 2. Яннарымда булмаганда Син хэр вакыт уемда Син бит минем йорэгемдэ Сою дигэн жырымда Припев: 2 раза 3. Син ул минем тормышымда Бик бяхетлэ итюче Минем белэн зур юллардан Бэргэ парлап утуче.