Социальная сеть Блог про IT-технологии

Поздравления с днем свадьбы на татарском

Поздравление на русском
Поздравляю с прекрасным, незабываемым днем рождения семьи! Нелегкий труд – создать, хранить и беречь любовь. Желаю этот труд превратить в игру и с легкостью справляться с этой и другими задачами. Желаю подарить кому – то жизнь или несколько, ценить моменты, поступки, улыбку друг друга. Этот неповторимый миг волшебства пусть длится бесконечно.
Перевод на татарском
Гүзәл һәм онытылмаслык гаилә туу көнегез белән котлыйм! Мәхәббәтне төзү, саклау – җиңел эш түгел. Бу авыр эшне уенга әйләндереп, алдагы бөтен бурычларны җиңеллек белән үтәргә телим. Тормышыгызда яңа бер гомер тудырырга булсын. Уртак мизгелләрне, гамәлләрне, бер-берегезнең елмаюларын кадерләгез. Бу кабатланмас тылсымлы мизгелегез очсыз-кырыйсыз булсын!
Поздравление на русском
Поздравляю вас со свадьбой! Теперь вы не только замечательная пара, но уже и счастливая семья. От души желаю неугасаемых и нежных чувств, постоянного блага и радости в вашем доме, взаимной поддержки и понимания во всем и много-много детей! Пусть ваши дни будут радужными, наполненными смыслом! Совет да любовь.
Перевод на татарском
Туегыз белән котлыйм! Хәзер сез искиткеч пар гына түгел, ә бәхетле гаилә булдыгыз. Чын күңелдән сезгә сүнмәслек һәм татлы хисләр, үзара таяныч һәм аңлашу, күп-күп балалар телим. Өегез игелек һәм шатлык белән тулсын. Көннәрегез салават күпердәй булсыннар, мәгънә белән тулсыннар. Тормышыгыз бәхетле һәм тату булсын!
Поздравление на русском
Пусть ваша семейная жизнь будет бумажной, оловянной, деревянной, хрустальной, ситцевой, серебряной, бронзовой… в общем, всякой, вплоть до золотой. Пускай она будет наполнена нежностью, счастьем и любовью. Пусть на свете для вас не будет ничего дороже и ценнее вашего союза. Берегите и уважайте друг друга. С днем свадьбы!
Перевод на татарском
Гаилә тормышыгыз кәгазь, аккургаш, агач, бәллүр, ситсы, көмеш, бронза ... гомумән, алтын туйга кадәр булсын. Урта тормышыгыз ягымлылык, бәхет һәм мәхәббәт белән тулсын. Сезнең бердәмлегездән кадерлерәк һәм әһәмиятлерәк бу дөньяда бүтән бернәрсә дә булмасын. Бер-берегезне саклагыз һәм хөрмәт итегез. Туй көнегез белән!